Сәламәтлек
03 хәбәр итә
Җәйге эссе көннәр вируслар һәм бактерияләр үрчү өчен уңай шартлар тудыра, эчәк авырулары куркынычын арттыра. Соңгы өч көндә генә дә ашыгыч ярдәм бүлегенә 7 кеше ротавирус белән мөрәҗәгать иткән. “Суны кайнатып эчегез! Җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне агып торган су астында яхшылап юарга кирәк. Ит, балык һәм салатларны бер ашарлык кына пешерегез, калган ризыкны 6 сәгатьтән артык тотмагыз. Ит, яшелчәләр турау өчен аерым такталар кулланырга кирәк. Азык-төлек сатып алганда яраклылык вакытын һәм төргәкнең торышын исәпкә алыгыз”, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото-Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев