Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сакланганны саклар...

Сентябрьдә Бөтендөнья контрацепция көне билгеләп үтелә. Контрацепция – балага узудан саклану чарасы. Аның нинди төрләре бар һәм аларны ничек кулланырга? Әлеге сорауларга район поликлиникасының акушер-гинекологы Айгөл Нас- сер ачыклык кертте.

Айгөл Ринатовна, элек бу тема җиде йозак астындагы сер булып саклана иде. Вакыт узу белән интим темалар үтә күренмәлегә әйләнде. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Әйе, җенси мөнәсәбәтләр, балага узу, аборт ясату кебек темаларга элек кычкырып сөйләшмиләр, әби-апалар үзара пышылдашып кына серләшә иде. Хатын-кызлар, авырып китсәләр дә, чарасыз калгач кына табибка күренәләр, проблемаларын да кыенсынып кына аңлаталар иде. Җенси тормыш алып барганда авырга узудан дөрес саклана белмәгәч, еш кына ясалма юл белән бала төшерергә йөрүчеләр булганын да ишетеп беләбез.

– Замана үзгәрде. Балага узудан саклану ысуллары хәзер күптөрле...

– Әйе, интернет челтәре яшүсмерләргә һәм, гомумән, теләгән һәркемгә киң мәгълүмат бирә. Бу, бер яктан, бик яхшы, чөнки азмы-күпме мәгълүматы булган кеше саклык чараларын алдан күрә.
Контрацепциянең төп максаты – абортларны, кирәк булмаган йөклелекне һәм җенес органнарында авыруларны булдырмау. 

Наилә Сәлахова

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев