Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сакланганны саклар!

Хатын-кызлар үз сәламәтлеге өчен артык борчылмый. Еллар дәвамында хатын-кызлар консультациясенә килмәгән гүзәл затлар бар! Акушерка, район поликлиникасының смотровой кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Гатауллина шулай ди.

Хатын-кызларның табибка вакытында күренүе кирәк. Гүзәлия ханым белән әңгәмәбез шул хакта.

– Гүзәлия ханым, күкрәк яман шеше хөкем карары кебек яңгырый. Бу авыруны кисәтеп буламы?

– Башлангыч стадияләрдә яман шешнең клиник билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Даими рәвештә табибка күренү һәм өй шартларында үз-үзегезгә тикшерү үткәрү кирәк. Күкрәк бизләренә УЗИ һәм маммография – 40 яшьтән соң ике елга бер тапкыр, 50 яшьтән соң ел саен үткәрелергә тиеш. Хатын-кызларның, куллары белән баскалап, күкрәкләрен даими тикшереп торуы, култык астында бизләр барлыкка килү-килмәүне контрольдә тотуы кирәк. Календарьда цикл көннәрен генә түгел, шикле бүлендек көннәрен дә билгеләп барырга киңәш итәм. Яман шешне ачыклау күп очракта беренче һәм икенче стадиягә туры килә, бу чорда дәвалану барлык очракларда да диярлек нәтиҗәле була, дияр идем. 

– Маммография ничә яшьтән соң ясала?

– 40 яшьтән узган яки куркыныч төркемгә караган хатын-кызларга маммография узу киңәш ителә. Аны үтү ешлыгы яшькә карап һәм табиб ярдәмендә билгеләнә. Авыруны шулай ук биохимик һәм генетик кан тикшеренүләре аша да ачыклап була.

– Авыруны барлыкка китерүче төп факторларга да тукталыйк әле.

– Начар гадәтләр – сәламәтлек белән җитди проблемалар барлыкка килүгә төп сәбәп. Репродуктив функцияләр – йөклелек һәм бала таба алмау, абортлар, соңга калып йөккә узу (35 яшьтән соң) һәм “барьер” контрацептивлардан баш тарту сәламәтлекне тикшертү өчен сәбәп булып тора. Күрем циклының үзенчәлекләре – күремнең иртә башлануы (12 яшькә кадәр), соң менопауза һәм хатын-кыз җенес гормоннарының артык эшләнүе (гиперэстрогения) шулай ук куркыныч факторлар булып исәпләнә. Сөт бизенең яман шеш үсеше 3-10 процент очракта геннарда мутацияләр булу белән бәйле. Мондый мутацияләрнең булу-булмавын генетик анализ ярдәмендә тикшерергә була. Туганнарыгыз арасында сөт бизе яман шеше белән авыручылар булса, генетик һәм профилактик тикшерүләр ешлыгын билгеләү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Гүзәлия ханым, хатын-кызларга нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Яман шеш вакытында сөт бизләренең формасы үзгәрә, басып караганда сыеклык бүленеп чыга. Ләкин бу билгеләр йөклелек һәм имезү чорларына кагылмый. Тиренең кайбер өлешләрендә үзгәрешләр барлыкка киләргә мөмкин: кызару, куе төскә керү яки агару, тимгелләр чыгу, тиренең лимон кабыгына охшавы, шарчыклар яки төеннәр булу.

– Кайбер хатын-кызлар гинекологка баруны да суза...

– Әйе, кайберләре вакыт юклыкка сылтый, кайберләре оялып килмәгән була. Озак еллар табибка күренмәүчеләр дә бар. “Минем партнерым берәү генә, куркыр әйберем юк”, – дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин чир аннан гына тормый шул. Һәр хатын-кыз елына бер тапкыр булса да гинекологка күренергә тиеш. Ике елга бер мәртәбә гинекологик УЗИ узу мәҗбүри. Кече оча органнарына (органы малого таза) елына бер тапкыр УЗИ үтәргә онытмагыз! Цитологиягә мазок тапшыру (аналык муентыгы яман шешен искәртү өчен) – елына бер тапкыр башкарылучы процедура.

– Димәк, яман шешне кисәтеп тә, дәвалап та була?

– Тикшерү һәм анализларны өйрәнү вакытында яман шеш авырулары да ачыкланды. Профилактик тикшерүләр һәм диспансеризациягә йөрү куркыныч чирләрне вакытында ачыклау мөмкинлеген бирә. Нинди генә шик тумасын, табибка мөрәҗәгать итегез!

Лилия Шәймиева.

Фото –"Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X