Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сабый, ашыкма!

Ел саен җир йөзендә 15 миллионга якын бала вакытыннан алда туа, шуларның миллионнан артыгы туу белән вафат була. Вакытыннан алда туган балалар арасында физик яки неврологик яктан гарипләр дә була. Иртә срокта туган сабыйлар иң күп авыручы балалар төркеменә керә.

Статистика күрсәткәнчә, соңгы елларда җитлекмичә туган балаларның саны арта бара. Гаиләдә мондый бала туу – әти-әнигә дә җитди сынау. Җитлекмичә туу очракларының сәбәпләре турында район хастаханәсенең акушер-гинекологы Люция Идрисова белән сөйләштек.

– Люция Хановна, нинди балалар җитлекмичә туганнар исемлегенә керә?

– Җитлекмичә туган балалар дип йөклелекнең 22нче атнасыннан 37нче атнага кадәр вакыт аралыгында туган балаларны атыйбыз. Мондый балаларның иммун системасы формалашмаган, тән тиресе бик юка һәм эчке органнары җитлекмәгән була.

– Бу балаларның язмышы нинди?

– Медицина хәзер алга китте. Яңа туган балага беренче минутларда ук ярдәм иткәндә ул исән кала һәм сәламәт булып үсә, дигән өмет бар.

– Баланың җитлекмичә дөньяга килүенә нәрсә сәбәп булырга мөмкин?

– Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Беренче сәбәп социаль-биологик факторлар белән бәйле. Булачак әни бик яшь яки өлкән яшьтә (18 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән югары) булса, начар гадәтләре бар, ашау-эчү, яшәү шартлары канәгатьләнерлек түгел икән, зыянлы эштә эшләү баланың вакытыннан алда дөньяга килүенә китерергә мөмкин. Икенче фактор гинекологиягә бәйле: абортлар, гестозлар, плацентаның вакытыннан алда кубуы (отслойка), ике елга да тулмаган вакыт аралыгы белән бала алып кайту, хатын-кыз авырулары. Өченче фактор әни кешенең авырулары (шикәр диабеты, гипертония, йөрәк авырулары, пиелонефрит, ревматизм һ.б.) белән бәйле.

– Бу очракта баланың алдан тууын кисәтеп буламы?

– Бәби алып кайтырга планлаштырган хатын-кызлар йөклелекнең 8-9 атнасында хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга тиеш. Төрле белгечләргә күренеп, анализлар биреп тору мөһим. Бала көткән хатын-кызларга авыр физик эштән китәргә, җиңел эшкә күчәргә тәкъдим итәбез. Бала төшү куркынычы булганда сакланырга, дәвалану өчен хастаханәгә ятарга өндибез.

– Люция Хановна, балалардагы патологияләрне карында чакта ук белеп буламы?

– Исәпкә басканнан соң уникенче атнада беренче скрининг үткәрелә. Нәселдән килүче авырулар шунда күренә. Тайпылышлар булганда генетикларга җибәрәбез. 21-22нче атнада икенче УЗИ үткәрелә, анда кан тамырлары белән бәйле авырулар ачыклана.

– Районда җитлекмичә туган балалар күпме?

– Соңгы биш елны алсак, 2017 елда 165 бала туды, шуларның унбере җитлекмичә дөньяга килгән. 2018 елда – 155 баланың җидесе, 2019 елда 151 баланың унбере җитлекмичә туган. 2020 елда – 140 балага биш очрак, 2021 елда 121 балага тугыз очрак туры килә. Бу күрсәткечләр Мөслимдә исәпкә баскан әниләрнең балалары белән бәйле. Хатын-кызлар якын-тирә шәһәрләрдә дә бәбиләргә мөмкин. Иң мөһиме – булачак әниләр үз вакытында исәпкә басып, табиб киңәшләрен тыңлап, үзенең һәм туачак сабыйның киләчәген кайгыртып, сәламәт тормыш рәвеше алып барсын иде.

Наилә Сәлахова

Фото  -  Татар информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев