Райондашларыбыз Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акциягә кушылды
Өлкәннәр белән беррәттән акциягә Мөслим политехник техникум укучылары да чыкты
“Тормышка ун мең адым” акциясендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Россия пенсионерлар берләшмәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Зарядка ясаганнан соң, акциядә катнашучылар "Кояшлы Ык" ял зонасына җәяүле сәяхәткә кузгалды. “Нигә 10 мең адым?” – дигән сорау туарга мөмкин. Әлеге сан беренче тапкыр 1964 елда Токиода узган җәйге Олимпиададан соң телгә алына. Ул чорда япониялеләр спорт белән “җенләнә”. Олимпиададан соң адым үлчәү җайланмалары (шагомер) сатуга чыга. Әлеге җайланманы уйлап тапкан табиб кулланган калорияләрне яндыру өчен көненә ничә адым үтәргә кирәк булуын санап чыгара. Шушы стереотип бөтен халыкның фикерен үзгәртә. 10 мең адымны берьюлы, тоташ үтү файдалырак, дигән фикер бар. Җәяү йөрүне системалы (көн саен) башкару кирәк. Йөргәндә арка – туры, куллар ирекле булырга тиеш. Дөрес сулау мөһим: һаваны борын белән алабыз, авыз белән чыгарабыз. Җәяү йөргәндә сөйләшү ритмны боза. Ач карынга җәяү йөрү җиңелрәк. Җәяү йөрү өчен яшь буенча чикләүләр юк. Әмма йөргәндә үз сәламәтлегеңә, хәлеңә игътибар итәргә кирәк. Тын бетә яки пульс арта икән, туктап, ял итәргә киңәш ителә. Салкын тигән, чирләгән килеш җәяү йөрү ярамый.
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев