Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Псориаз – катлаулы авыру

29 октябрь – Халыкара псориаз авыруы көне.

Псориаз турында күп сөйлибез, әмма авыру турында мәгълүматыбыз аз.
Әлеге авыру нәрсәсе белән куркыныч? Район поликлиникасы дерматологы Илгиз Латыйпов белән шул хакта сөйләштек.

– Илгиз Мәкъсутович, псориазга аңлатма бирегез әле.

– Псориаз – йогышлы булмаган авыру, ул хроник тире ялкынсынуы буларак билгеләнә. Псориазның характерлы билгесе – тәнгә чыккан алсу-кызгылт төстәге тимгелләр, тире купшаклану. Бу билгеләр кулларда, аякларда, башның чәчле өлешендә күзәтелергә мөмкин. Аның
аерым төре тезләрдә һәм терсәкләрдә барлыкка килә.Бу җәрәхәтләр, гадәттә, кычытып тора.

– Җирлегебездә псориаз белән авыручылар күпме?

– Псориаз белән авыручыларның төгәл санын әйтеп булмый, чөнки күпләр, авырулары турында белгертергә теләмичә, табибка мөрәҗәгать итми, түләүле шәһәр хастаханәләрендә дәвалануны кулайрак күрә.
Авыручылар арасында өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бар.

 – Псориазны ничек кисәтергә? Аны булдырмас өчен нишләргә?

– Псориазны алдан кисәтеп булмый. Күп очракта ул нәселдән күчә. Иммун системасы какшау, төрле авырулар, стресс псориаз барлыкка килү ихтималын арттыра. Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, диабет, артрит, склероз да псориаз “уянуга” сәбәп була ала. Йогышлы чирләр, салкын тию, аллергия, дөрес тукланмау, даруларны еш куллану, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, серкәле ризыклар, борыч һәм шоколад та псориаз авыруын кузгата ала.

– Илгиз Мәкъсутович, псориаз нәрсәсе белән куркыныч?

– Псориаз тән тиресенә генә түгел, эчке органнарга да шактый зыян сала. Псориаз артриты вакытында буыннар ялкынсына. Тән тиресенең 10 проценты җәрәхәтләнгәндә псориаз инде катлауланган була. Кызыл тап белән капланган урыннарда авырту барлыкка килә, хәрәкәтләнгәндә буыннар сызлый.

– Авыруны халык ысул- лары белән дә дәвалап була, диләр...

– Псориазны үзлектән дәваларга ярамый. Авыруның беренче билгеләре күренү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Псориаз вакы- тында дөрес туклануга игътибар итегез. Тозлы-борычлы ризыклар, суган, сарымсак ашауны чикләргә кирәк. Кыздырылган, ысланган ит, бал, шоколад та файдага түгел. Кызыл төстәге яшелчәләр, җиләк-җимешләрне саклык белән генә кулланырга кирәк.

– Псориазны тулысынча дәвалап буламы?

– Әлеге чир турында галимнәр бүген дә каршылыклы фикерләр җиткерә.Псориазның ничек барлыкка килүе тулысынча ачыкланып
бетмәгән. Вакытында куелган диагноз һәм тиешле дәвалау курсы псориазны чигенергә мәҗбүр итә ала. Авыруның хәле җиңеләя, псориаз билгеләре кими. Авыру тынычлана. Әмма күпмедер вакыттан соң псориаз билгеләре тагын күзәтелә башлый. Шуңа күрә авыруны дәвалаганда табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев