Онколог Руслан Галимов: яман шешнең беренче билгеләре
Онкологик авырулар турында без нәрсә белергә тиеш?
Әлеге һәм башка сораулар белән район поликлиникасының онколог-хирургы Руслан Галимовка мөрәҗәгать иттек.
– Руслан Раушанович, районыбызда яман шеш белән авыручылар күпме?
– Онкологик авырулар – үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Элек онкология күпчелек өлкән яшьтәгеләрдә булса, бүген ул яшьләрне, хәтта балаларны да аямый. Мөслим районында онкологик исәптә 578 кеше тора. 2025 елны – 94, 2026 елда 16 кеше исәпкә алынды. Авыру үпкәдә, эчәклектә, җенси органнарда күп ачыклана.
– Яман шеш ни сәбәпле барлыкка килә?
– Авыру күпчелек нәселдән килә. Еш аборт ясату, гормонлы, йөккә узудан саклаучы дарулар куллану, стресслар да яман шеш барлыкка килүгә сәбәп була ала. Хатын-кызларда күкрәк бизе авырулары еш очрый. Яман шешнең беренчел билгеләре – кулга сизелерлек каты бизләр, шеш өстендәге тиренең җыерчыкланып торуы, канлы яки пычрак саргылт төстәге бүлендекләр килү. Күкрәк бизләрен даими тикшереп тору, маммография авыруны башлангыч чорында ачыкларга яки булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Хатын-кызларда иң еш очраучы авыруларның тагын берсе – аналыктагы яман шеш. Сәбәпләре – тәртипсез җенси тормыш, еш аборт ясату, вирус ияртү, бала тудырганда алган җәрәхәтләр. Беренче билгеләре – оча сөяге өстендә авырту, якынлык кылганда кан күренү.
– Онкологик авыруларны кисәтеп буламы?
– Профилактиканы балачактан башларга кирәк. Бу – дөрес туклану да, сәламәт тормыш алып бару да, күп хәрәкәтләнү дә. Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәк һәркем фиброколоноскопия ясатырга тиеш. Аны 5 ел саен үтү яхшы. Маммография, аналык муентыгыннан цитологик анализ, колоректаль скрининг – яман шештән үлем очракларын киметүдә нәтиҗәле чара. Алар башлангыч стадияләрдәге үзгәрешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
– Үзгәрешләрне вакытында сизеп, табибка мөрәҗәгать иткәндә, авыруны җиңеп буламы?
– Яман шеш – хөкем карары түгел. Табибка никадәр иртәрәк күренсәң, шулкадәр яхшырак. Яман шешне вакытында ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалау чараларын билгеләү максатында төрле медицина тикшерүләре үткәрелә. Тик яман шешне тулысынча җиңүгә ерак әле. Профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру яман шеш авыруларына каршы көрәштә мөһим шарт булып тора. 50 яшьтән өлкән кешеләргә тизәктә яшерен канга иммунохимик анализны даими рәвештә тапшырырга һәм колоноскопия үтәргә тәкъдим ителә. 30 яшьтән узган хатын-кызларга ел саен аналык муентыгы яман шешенә скрининг узу зарур. Башлангыч чорында ачыкланган онкологик авыруларны 85-95 процент очракта тулысынча дәвалап була.
– Руслан Раушанович, эчәклектәге яман шешкә тукталыйк әле...
– Колоректаль яман шеш туклануга бәйле. 30 яшьтән соң матдәләр алмашы акрыная. Аксым һәм терлек майларын күп куллану организм өчен зарарлы була башлый. Яшь барган саен кеше азрак хәрәкәтләнә, шуңа бәйле эч кату күзәтелә. Нәтиҗәдә, эчәклектә полиплар барлыкка килә, алар үсә һәм колоректаль яман шешкә китерә. Күпчелек табибка авыруның соңгы стадиясендә генә мөрәҗәгать итә, чөнки башлангыч чорда авыру билгеләре бик сизелми. Соңрак хәвефле симптомнар – кан килү, эчәклек тыгылу күзәтелә. Иң элек тизәктәге яшерен канны ачыклау өчен тест ясала. Тест уңай нәтиҗә биргән кешеләрнең якынча 5 процентында юан эчәклек яман шеше диагнозы ачыклана, 20-30 процентында исә полиплар табыла. Полипларны юк иткәндә, яман шеш үсү өчен җирлек булмаячак.
Фото – Руслан Галимовның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев