Миң генә, димә
Май аенда Бөтендөнья меланома белән көрәш көне билгеләп үтелә
Миңнәр бик күп кешедә бар. Белгечләр аны зарарсыз шешләр рәтенә кертә. Әмма кайбер очракларда миңнәр башка сыйфатка кереп, яман шешкә – меланомага да әверелергә мөмкин. Ул яман шешләр арасында бик куркынычлардан санала.
Табиблар, дөрес диагноз куеп, авыруны башлангыч стадиядә дәваларга өйрәнсә дә, статистик мәгълүматлар буенча, тире яман шеше дөньядагы барлык яман шешләрнең 50 процентын тәшкил итә, аның 5 проценты меланомага туры килә. Авыру очракларының 90 проценты кояш нурланышы белән бәйле. Ир-атларда бу авыру хатын-кызларга караганда күбрәк очрый (60 процент). 60 яшьтән узган кешеләрдә меланоманың күбрәк булуы ачыкланган. Солярийда кызынырга ярату авыру куркынычын 75 процентка арттыра.
Район поликлиникасыннан алынган мәгълүматка караганда, бүгенге көнгә районда тире яман шеше, меланома һәм базалиома белән 82 кеше исәптә тора, шуларның 13е узган ел ачыкланган. Быел өч айда гына да мондый төр авырулар җиде кешедә табылган.
Миңнәрнең күбесе тумыштан булса да, яшүсмерлек чорында яки хатын-кызларда йөккә узганнан соң яңалары да барлыкка килергә мөмкин. Алар төрле төстә һәм зурлыкта була. Формасы буенча яссы, шома, кабарынкы, сөялле, хәтта “аяклы” миңнәр бар. Симметрияле формадагы, ачык яисә караңгы көрән бертөрле тигез төстәге миңнәр шик тудырмый.
Май башында игътибарны тире яман шешенә юнәлтү юктан түгел. Май аенда көннәр җылына, өс киемнәрен сала башлыйбыз, җәйге кояш нурларында кызынырга яратабыз. Ә бу – тәндәге миңнәрнең үзгәрүенә китерүче сәбәпләрнең берсе. Кояш – миңнәрнең дошманы. Эссе кояш астында җылы якларда ял итәсе килгән аксыл тәнле, сипкелле, тәнендә пигментлар барлыкка килә торган, нәселдә меланома белән авыручылар булган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип саный район поликлиникасының участок табибы, онколог Зирәк Фәтхетдинов.
– Миңнәрне яман шешкә китерүнең бер сәбәпчесе – ультрашәмәхә нурлар. Алар тире структурасында кире кайтарып булмый торган үзгәрешләр тудырып, яман шеш күзәнәкләрен активлаштыра. Вакытында дәваланмаса, метастаза процессы башланып, ул лимфа аша барлык органнарга таралырга мөмкин. Тәндә миңнәре булган кешеләргә, гомумән, кызынырга ярамый. Солярийлардагы ультрашәмәхә лампалар да меланома китереп чыгара ала. Мондый салонннарда даими рәвештә тәннәренә төс кертергә яратучылар үзләрен куркыныч астына куюларын онытмасын иде, – ди ул.
Җылы якларга ял итәргә барганда гына түгел, һөнәр буенча кызу кояш астында эшләргә туры килгәндә дә кояшның иң актив вакытында – 12.00-15.00 сәгатьләрдә күләгәдәрәк булырга, ачык киемнәр кимәскә, бит өчен кояштан саклау факторы булган кремнар кулланырга, күзлек кияргә киңәш ителә. Кремны калын итеп бер тапкыр ягуга караганда, көн дәвамында юка итеп берничә тапкыр сөртү нәтиҗәлерәк.
– Эндокрин авырулар, организмдагы гормональ үзгәрешләр дә тире авыруларына сәбәп була ала. Тиредәге һәм миңнәрдәге үзгәрешләргә игътибарлы булыгыз. Миңнәр калкып тора башласа, формасын югалтып, симметриясен, төсен үзгәртсә, үсә башласа, каралса, кытыршыланса, кубалакланып торса, канаса, кычытса, миңдә төрле төстәге бөрчекләр күренсә, чеметтерә башласа, чикләре кызарып торса, җәрәхәтләнсә, яргаланса, яңа миңнәр барлыкка килсә, кичекмәстән консультация өчен дерматологка яки онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хатын-кызлар консультациясендә дә мондый үзгәрешләр буенча киңәш алырга була. Миңнәрне җәрәхәтләнүдән сакларга кирәк. Миң даими кыршылып, киемгә тиеп торса, еш эләгә торган урында булса, аны алдыру хәерле. Башлангыч тикшеренүләрне үткәргәннән соң, без мондый авыруларны Әлмәт онкология диспансерына җибәрәбез, – ди Зирәк Фәтхетдинов.
Исегездә тотыгыз: меланома барлыкка килү вакыты озын. Ай саен тән тиресен карап, барлык миңнәрне, тапларны, сипкелләрне һәм бүтән төрле үзгәрешләрне тикшерергә иренмәгез. Башлангыч стадиядә бу авыруны 100 процент очракта дәвалап була. Менә шуның өчен табибларга үз вакытында күренү мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев