Маммография уздыгызмы әле?
Күчмә маммограф Мөслимгә дүрт атнага килгән
Быел 1726 кеше план буенча маммография узарга тиеш. Бүгенге көнгәчә 789 хатын-кыз әлеге төр тикшерүне үткән. 355 кешенең анализлары әзер булып кайткан, аларның дүртесенең сәламәтлегендә тайпылышлар ачыкланган. Маммограф район халкын 23 июньнән кабул итә башлады. Күчмә маммограф Мөслимгә дүрт атнага килде.
Поликлиниканың диспансеризация кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева хәбәр итүенчә, быел 7613 райондашыбыз план нигезендә диспансеризация узарга тиеш. Бүгенгә 4111 кеше табибларга күренгән. Тикшерү анализлары буенча 112 кешедә ашказаны асты бизе, онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм башка төр авырулар ачыкланган.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев