Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күзләрне ничек сакларга?

Күзегез һәрвакыт балкып торсын өчен А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк

Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күз өчен чып-чын могҗиза - 1 стакан кишер суы – аны көнгә бер тапкыр эчү дә җитә. Ә менә бавырга көч китерә торган әйберләрдән (майлы, шикәрле ризыкларны күп куллану) сак булырга кирәк, чөнки бавыр халәте турыдан-туры күз сәламәтлегенә бәйле. Дөрес тукланмау, пычрак тирә-юнь, озак итеп телевизор карау күзгә бик начар тәэсир итә. Компьютерда эшләгәндә монитордан 50-70 сантиметр ераклыкта утырырга һәм һәр сәгать саен күзне 5-10 минут ял иттереп алырга кирәк. Кояшның якты нурларына озаклап карап тору күз тирәсендә бик күп җыерчыклар барлыкка китерә. Күп укыгач, компьютер артында озак эшләгәч, күз бик арый. Бу күзнең кызаруына, ялкынсынуына китерә. Вакыт-вакыт күзләрне еш-еш ачып йомарга (кан әйләнешен яхшырта) яисә
берничә секундка йомып торырга кирәк. Күз тирәсенә һәрдаим дымландыргыч кремнар, гельләр сөртеп торырга кирәк.

Чыганак: Татар гаилә календаре

Фото – нейрочелтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев