Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Күкрәк бизе яман шеше – хатын-кызларда иң еш күзәтелә торган онкологик авыру

Быел Мөслимдә шундый өч яңа очрак ачыкланган

Күкрәк бизләре яман шеше турында күбрәк мәгълүмат алу өчен район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева белән сөйләштек.

– Яман шешне мөстәкыйль ачыклап буламы?

– Яман шешне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау кеше гомерен саклап кала, шуның өчен вакытында тикшеренү бик мөһим. Төп ысул ул – маммография. 40 яшьтән зуррак хатын-кызлар, диспансерлаштыру үткәндә, ике елга бер тапкыр бушлай маммография уза ала. Моннан тыш, хатын-кызларның ел саен маммологка күренүе зарур. Күкрәк бизләрен мөстәкыйль тикшереп тору да кирәк. Күкрәкнең төсенә, торышына игътибар итү мөһим. Күкрәкләрне үзең капшап, тикшереп тору авыруның беренче билгеләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Күкрәккә нык басарга, кысарга ярамый. Төерләр, бүлтәйгән яисә эчкә батып торган урыннар, авырткан яки кайнар урыннар юкмы, шуңа игътибар итегез. Күкрәктә яки култык астында төерләр яки тыгыз катлам яки чокырлар, яралар, тимгелләр барлыкка килсә, күкрәктән сыеклык бүленеп чыкса, формасы үзгәрсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев