Кисәтү күпкә яхшырак
Быел 9100 райондашыбыз диспансерлаштыру узарга тиеш
Эш яшендәгеләрнең күбесе медицина оешмасына йөрми. Югыйсә диспансерлаштыру кирәк! 18-39 яшьлекләр өч елга бер тапкыр профилактик тикшерү узарга тиеш. 40 яшьтән узганнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тигезләшкән кешеләр исә ел саен диспансерлаштыру үтәргә бурычлы. Диспансерлаштыру ике этапта үтә.
– 2024 елдан поликлиникада диспансерлаштыру кабинеты эшли башлады. Биредә тикшерү үтәргә тиешле кешеләрнең документлары тутырыла, сораштыру үткәрелә, кан һәм күз басымы үлчәнә. Өлкән яшьтәге райондашларыбыз диспансерлаштыру узуга җаваплырак карый төсле. Алар чакыру белән, ялындырмыйча килеп, табибларга күренә, анализлар тапшыра, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Табиблар билгеләп үткәнчә, райондашларыбызның күбесендә сәламәтлекләре белән бәйле проблемалар табылган, алар җентекләп тикшерүне таләп итә. Тикшеренү өчен алар кабат участок табибларына мөрәҗәгать итәчәк.
– Быел 9100 райондашыбыз диспансерлаштыру узарга тиеш. Бүгенге көнгә әлеге процедураны 666 кеше узды, шуларның 444е тәрәттәге яшерен канга анализ тапшырды. Тикшерү анализлары буенча 33 кешедә тайпылышлар ачыкланды. Алар кабат тикшереләчәк. Диспансерлаштыру вакытында ашказаны белән бәйле авырулар күп ачыклана. Узган еллардан аермалы буларак, быел күчмә маммограф килүен көтәсе юк, план нигезендә әлеге төр тикшерүне үзебезнең поликлиникада үтәргә мөмкин булачак. Үзләрендә үзгәреш тойган хатын-кызлар да тикшеренү үтә ала. Тикшерү нәтиҗәләрен уку өчен Әлмәт онколия диспансерына җибәрәбез, – ди поликлиниканың диспансерлаштыру кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева.
Табиблар әйтүенчә, бишәр ел тикшерү үтмәгән, анализлар бирмәгән райондашларыбыз да бар икән. “Алар да килсен иде! Чир ачыкланганда вакыт үткән була. Сәламәтлекне кайгыртмау – үзе үк җинаять”, – ди табиблар.
Диспансерлаштыруның беренче этабында анкета тутырыла, кан басымы, гәүдә авырлыгы, күз басымы үлчәнә, кан анализы ясала, йөрәк эшчәнлеге яздырыла. Медицина тикшерүе үтәр өчен райондашларыбыз поликлиниканың 151нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Диспансеризациядән соң авыру ачыкланса, дәвалау ысуллары билгеләнә.
– Авыруларны кисәтү күпкә яхшырак. Яхшы хастаханәдә үз эшләренең осталары булган табиблар эшли, авыруга җылы мөнәсәбәт һәм кайгырту бар. Һич арттырып әйтү түгел бу! Кеше тормыш куа, тик сәламәтлеген кайгыртмый. Организмымдагы тайпылышларны вакытында сизеп, анализлар тапшырдым. Озын гомер бирсен, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын иде! Тормыш шулкадәр матур бит! – ди Мари Бүләрдән Илсөяр Габсаттарова.
Диспансерлаштыру бушлай үткәрелә. Мөмкинлектән файдаланып, организмдагы үзгәрешләрне ачыклап, вакытында дәваланыйк!
«Озак һәм актив гомер» милли проекты россиялеләргә үз сәламәтлеген контрольдә тотарга ярдәм итә. Моңа даими диспансеризация системасын үстерү булышлык итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев