“Кан басымыгызны күзәтегез!”: 31 кеше йөрәк авырулары белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән
Бу хакта район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова хәбәр итә
Өч көн эчендә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 31 райондашыбыз йөрәк-кан тамырлары авырулары белән мөрәҗәгать иткән. “Яз көне күпләрнең кан басымы “уйный”, кинәт күтәрелергә яисә төшәргә мөмкин. Бу чор йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнар өчен аеруча хәвефле. Гипертониклар магнит давылларын авыр кичерә, аларның башы авырта, юктан да кәефе төшә. Шуңа табиб кушкан дару препаратларын эчәргә онытмагыз!” – дип кисәтә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев