Калкансыман биз турында нәрсәләр белергә кирәк?
25 май – Бөтендөнья калкансыман биз көне уңаеннан 2024 елның 20-26 маенда «Эндокрин система авырулары профилактикасы атналыгы» үткәрелә.
Калкансыман бизнең функцияләре
Эндокрин система – ул гормоннар дип аталган матдәләр эшләп һәм бүлеп чыгаручы органнар комплексы. Калкансыман биз – шуларның берсе. Кыяфәте белән күбәләкне хәтерләткән әлеге кечкенә генә орган муенның алгы ягында, бугаз астында ук урнашкан.
Калкансыман биз эшләп чыгара торган гормоннар безнең организмда метаболизм, ягъни матдәләр алмашын көйләүдә төп рольне уйный, йөрәк тибешенең ешлыгына һәм артериаль кан басымына йогынты ясый, психик, нерв, сөяк-мускул һәм репродуктив системаларны, һәм шулай ук ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйләүдә катнаша. Бу гормоннар балаларның нормаль үсеше өчен бик мөһим.
Калкансыман биз ике төп гормонны эшләп чыгара:
Тироксин (Т4) – калкансыман бизнең төп гормоны санала, ул аннан соң активрак Т3 гормонына әверелә.
Трийодтиронин (Т3) – Т4 гормонына караганда активрак, һәм метаболизмга, организмның барлык системалары эшчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Әлеге гормоннарны эшләп чыгару бозылса, түбәндәге авырулар башланырга мөмкин:
Гипотиреоз – калкансыман биз гормоннары җитмәү;
Гипертиреоз – калкансыман биз гормоннары кирәгеннән артык күләмдә булу;
Төенсыман зоб – калкансыман биздә төеннәр барлыкка килү. Еш кына бернинди симптомнары булмый, ләкин бизнең зураюына китерә ала;
Калкансыман биз яман шеше – теләсә кайсы яшьтә булырга мөмкин сирәк авыру. Симптомнары: калкансыман бизнең зураюы, тавыш карлыгу, йоту авырлашу.
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылуның беренчел билгеләре
Еш кына бу билгеләргә игътибар итмиләр яки аларны талчыгу, стресс, диета, йокы туймау, менструация алды синдромы (һ.б.) кебек сәбәпләргә сылтыйлар.
Беренчел билгеләр:
- көчсезлек, йокы туймау һәм бик нык арыганлык хисе;
- хәтер начараю, игътибарны туплау проблемага әверелү;
- мускуллар хәлсезлеге, аяк-кулларның калтыравы;
- еш кына салкын тиеп авыру;
- тән тиресенең корылыгы, тырнакларның сынуы;
- чәчләр коелу, чәчләрнең акрын үсүе;
- ашкайнату системасы бозылу – эч кату;
- артык авырлык яки югары аппетит була торып та авырлыкны югалту;
- менструаль циклның өзеклеге;
- анемия;
- тән температурасы төшү (гипотермия).
Күргәнебезчә, симптомнар бик күп төрле, алар башка авырулар вакытында да очрый. Шуңа күрә берсен дщ игътибарсыз калдырмаска, ә төгәл диагнозны ачыклау һәм дәвалану өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Калкансыман бизне ничек кайгыртырга?
Кешенең организмы тулы көченә эшләсен өчен күп төрле матдәләр таләп ителә. Калкансыман бизгә ярдәм итәргә теләсәк, беренче чиратта витаминнар, макро- һәм микроэлементларга бай балансланган туклану булырга тиешлеген искәртү зарур.
Иң мөһим микроэлементларның берсе – йод. Ул диңгез продуктларында күп: балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбестәсе. Фейхоа җимеше, сөт продуктлары, карабодай, әстерхан чикләвеге, лимон, кара миләш, йодлаштырылган тоз да йодка бай.
Икенчедән, кофеин куллануны чикләргә киңәш ителә. Кофеин калкансыман биз эшчәнлеген бозарга мөмкин.
Өченчедән, организмга стресс йогынтысын киметү мөһим, чөнки нерв киеренкелеге калкансыман биз гормоннары эшләп чыгаруны тоткарлый. Йога һәм медитация – киеренкелектән котылу, калкансыман биз функцияләрен нормальләштерү һәм гормональ системаны торгызуның шәп ысулы.
Бары тик калкансыман биз авыруларын вакытында диагнозлау һәм дәвалый башлау гына организмда башка мөһим системалар (йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату, сөякләр һ.б.) ягыннан өзлегүләргә юл куярга ирек бирмәячәк. Даими рәвештә медицина тикшерүе узу сәламәтлекне контрольдә тотарга һәм барлыкка килергә мөмкин проблемаларны, алар кискенләшеп киткәнче ачыкларга булыша.
Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде
Михаил Захаров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев