Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәк кенә чыдасын

Бертуктаусыз эшләүче йөрәк сәламәтлеге үзебездән тора

Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, дөньяда ел саен йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 18 миллион кешенең гомере өзелә. Райондагы вәзгыятьне белер өчен район хастаханәсе табиб-кардиологы Тәнзилә Зиннуровага мөрәҗәгать иттек.

– Бүгенге көндә районда 2 меңнән артык кеше йөрәк авырулары белән исәптә тора. Соңгы елларда районда йөрәк авыруларының яшәрүе күзәтелә. Вафат булучыларның күпчелеге – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр. Яшьтән спиртлы эчемлекләр һәм вейплар куллану, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау, стрессларга тиз бирешү, әйләнә-тирә мохит һәм башкалар, организмның ни дәрәҗәдә тотрыклы булуына бәйле рәвештә, төрле авыруларга этәргеч бирә.

Йөрәк авырулары үзләрен сиздереп тә, аларга әһәмият бирмәү, вакытында дәваланмау инфарктка яки инсультка, хәтта үлемгә үк китерергә мөмкин, – ди Тәнзилә Зиннурова.

Төрле стресслар да йөрәк авыруларына китерерә ала икән.

– Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга бурычлы. Елга бер диспансерлаштыру узу мөһим. Районыбызда инфаркт стадиясенә җитеп тә авыруына игътибар итми йөрүчеләр бар. Кан басымын, пульсны үлчәргә, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен тикшертеп торырга кирәк. Даими рәвештә физик күнегүләр ясарга киңәш итәм. Көн саен 40 минутлап 5 километр җәяү йөрү инфаркт һәм инсульт куркынычын киметергә ярдәм итә. Көндәлек рационда җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар, майсыз ит, балык ризыклары булырга тиеш. Шикәр, май һәм тозны чикләнгән күләмдә генә кулланырга кирәк, – ди табиб.

Белгечләр азык әзерләгәндә үсемлек майларын (зәйтүн, көнбагыш, кукуруз) кулланырга киңәш итә. Туклану беренче чиратта файдалы булырга тиеш.

Табиблар дәвалауны дарулардан түгел, ә яшәү һәм туклану рәвешен үзгәртүдән башларга киңәш итә. Йөрәк авыруларын кисәтү өчен авыр физик көчәнешләрдән, стресслардан сакланырга (алар йөрәкнең кислородка ихтыяҗын арттыра), саф һавада күбрәк булырга киңәш итә. Начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Тәмәке, алкоголь йөрәк авыруларын гына түгел, яман шеш, бавыр циррозын һәм башка авырулар китереп чыгара. Артык таза кешеләргә авырлыкларын киметү зарур, артык килограммнар йөрәккә өстәмә йөк булып тора.

Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны дустың белән бүлеш, кичке ашны дошманыңа бир, дигән гыйбарәне дә истә тотарга киңәш итә табиблар.

Авыруны дәвалауга караганда, булдырмау җиңелрәк. Әлеге тәгълиматны һәркем яхшы белә. Авыруны вакытында ачыклап, тиешенчә дәваланганда, сәламәтлегегезгә игътибарлы булганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән дә озак яшәргә була. Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз!

Иң еш очрый торган йөрәк авырулары: йөрәк ишемиясе, йөрәк ритмы бозылу, кардиомиопатия, йөрәк зәгыйфьлеге (порок), атеросклероз, гипертензия, эндокардит, миокардит авырулары, перикардит, хроник йөрәк җитешсезлеге.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев