Йод җитмәсә, эш харап
Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.
– Рәүназ Рафаэлевна, калкансыман биз эшчәнлеге авырулары нәрсә белән бәйле?
– Беренче сәбәп – организмга йод җитмәү. Бу очракта калкансыман биз организмга кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгару өчен зурая башлый. Шуның өстенә иммунитет та көчсезләнә.
– Йод җитмәүдән күп кеше интегә. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Йод җитмәүдән беренче чиратта балалар интегә. Йод җитмәүнең “визит карточкасы” – акыл зәгыйфьлеге, үсеш тоткарлану. Безнең өстәлләрдә балык ризыклары бик аз, хәтта бөтенләй юк диярлек. Ашханәләрдә “балык көне” дә бетте. УЗИга төшерсәк, ун кешенең сигезендә калкансыман биз белән бәйле проблемалар ачыкланачак.
– Калкансыман биз мәсьәләсендә кешене нәрсә сагайтырга тиеш?
– Табибка килүчеләр кайвакыт: “Муенны нәрсәдер буып, кысып торган кебек”, – дип зарлана. Әмма мондый симптомнар күбрәк невротик халәт белән бәйле була. Авыруны УЗИ ярдәмендә генә ачыклап була. Калкансыман биз матдәләр алмашы өчен җавап бирә. Шуңа күрә симерү артык күп ашаудан гына түгел, ә калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы аркасында да була.
– Рәүназ Рафаэлевна, калкансыман биз авыруының беренче билгеләре нинди?
– Кеше һәрвакыт арыганлык тоя, йокысы килә, туңа, төшенкелеккә бирелә, хәтере югала, эче китә. Боларны ял итмәү, аз канлылык белән бәйләүчеләр бар. Әмма тора-бара хәлнең катлаулана баруы сагаерга мәҗбүр итә. Сагайтучы беренче фактор – аппетит булмауга карамастан, кешенең юаная баруы. Калкансыман биз бозылса, йөрәк начар эшли башлый, кешедә арыганлык хисе туа, йөрәк, киресенчә, кагарга, кан басымы күтәрелергә мөмкин. Бу очракта кеше тирли, хәлсезләнә, тиз кызып китә, ябыга. Болар – калкансыман биз артык көчәнеп эшләүдән. Күзләрнең ялт- йолт килүе, акая башлавы да – шушы авыру билгесе.
– Йод кытлыгын ничек җиңәргә соң?
– Хәзер сатуда йодлы тоз бар, аны әзер ризыкка кушсаң, файдалы. Аның тәүлеклек дозасы – бер чәй кашыгы. Тозны азрак кулланасыгыз килсә, диңгез ризыклары ашагыз. Йод җитмәүне кисәтүдә диңгез кәбестәсеннән дә яхшысы юк.
– Калкансыман биз проблемалары кемнәрдә ешрак очрый?
– Бу авыру еш кына мәктәп укучыларында, йөкле хатын-кызларда күзәтелә. Табиб киңәше белән йод препаратлары кулланырга мөмкин. Безнең төбәктә йод дефициты күзәтелә. Авыруны вакытында кисәтмәсәң, хатын-кызларда, йөккә узгач, эндокрин авырулар барлыкка килергә мөмкин. Калкансыман биз гормоннарының җитешмәве карындагы баланың акыл үсешенә дә тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев