Иммунитетың ни хәлдә?
Бар әгъзаларның да дөрес эшләве иммунитетка бәйле
Табиблар билгеләп үткәнчә, ныклы иммунитет күп авыруларны булдырмаска, барлыкка килгән очракта тиз арада дәваларга ярдәм итә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, халыкның нибары 10 проценты гына ныклы иммунитетка ия. Халыкның тагын 10 процентында тумыштан ук иммунитет кытлыгы күзәтелә. 80 процент кешеләрнең иммун системасының көче тормыш шартларына һәм яшәү рәвешенә бәйле.
– Иммунитетның түбәнәю сәбәпле организмның саклану көчләре инфекцияләргә, вирусларга һәм башка чит агентларга каршы тора алмый. Иммунитет вакытлыча, мәсәлән, салкын тигәч яки хроник авыру аркасында төшәргә мөмкин. Иммунитетның түбәнәюенә вакытлы факторлар да тәэсир итә ала. Көзге һәм язгы чорда иммунитет төшә. Көннәр кыскара, кояш яктысы җитми, шул сәбәпле Д витамины җитми. Һава температурасының үзгәрүчән булуы да тәэсир итә. Бу чорда организм әлеге үзгәрешләргә яраклашырга тырыша, аның ресурлары кими. Нәтиҗәдә ул вирусларга каршы тора алмый башлый. Даими стресслар һәм арыганлык вакытында кортизол күп бүленеп чыгу да иммун күзәнәкләренең эшен туктата, көчен киметә, – ди район үзәк поликлиникасының участок табибы Алсу Таишева.
Табиб йокысызлыкның да иммунитетның төшүенә китерергә мөмкин булуын билгеләп үтте. Төнге йокы вакытында организм “чистарына” һәм иммун системасын торгыза.
Дөрес туклану да – иммун системасын ныгыта.
Вируслы инфекцияләрдән, хроник авырулардан соң организм көчен югалта һәм яңа вирусларга каршы тора алмый башлый. Антибиотикларны озак вакыт куллану да начар бактерияләрне генә түгел, ә файдалыларын да юк итә, эчәклек иммунитетын киметә.
Елга 4-5 тапкыр салкын тидерү, даими арыганлык сизү, тән тиресендәге үзгәрешләр, мәсәлән, герпес еш чыгу иммунитетның какшавын күрсәтә.
– Иммунитетны ныгыту өчен йокы режимын төгәл үтәргә, начар гадәтләрдән (тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану) баш тартырга, организмны чыныктырырга, көненә 1,5-2 литр чиста су эчәргә, саф һавада йөрергә һәм физик күнегүләр ясауны гадәткә кертергә кирәк. С витаминына бай ризыклар, сарымсак һәм суган, бал, ферментлы сөт продуктлары, җитәрлек күләмдә яшелчәләр, җиләк-җимеш, диңгез балыклары иммунитет өчен файдалы санала. Әлеге продуктларны бигрәк тә салкын тию куркынычы зур булганда, көзге-кышкы чорда кулланырга киңәш ителә, – ди Алсу Таишева.
Халкыбыз шаяру катыш әйтә торган “бар чир дә нервланудан” дигән сүзләр дөреслеккә туры килә. Үзегезне саклагыз!
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев