Яман шеш белән авыручылар аз түгел
Җирлегебездә яман шеш авырулы 512 кеше исәптә тора.
“Яман шеш белән авыручылар аз түгел. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Ул бигрәк тә хатын-кызларда очрый. Төп сәбәбе – кирәгеннән артык кояшта кызыну. Үпкә, сөт бизләрендәге, юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарында яман шеш авырулары да еш очрый. Беренче очракта чир күпчелек дөрес тукланмау аркасында килеп чыкса, икенчесендә шешкә папиллома вирусы сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да һәр хатын-кызга елына ике тапкыр гинекологка күренү мәҗбүри. Җирлегебездә яман шеш авырулы 512 кеше исәптә тора” ,– ди район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.
Фото "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев