Һава торышы йөрәк авыруларын көчәйтә: 4 райондашыбыз Әлмәт хастаханәсенә озатылды
Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 53 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
“Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр шактый, моңа һава торышы да тәэсир итә. Соңгы арада көнкүрештә тән җәрәхәтләре алып мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Егылып, аяк-кулларын имгәтүчеләр, бакча эшләрен башкарганда киселүчеләр күп. Дүрт көн эчендә генә дә электросамокатта, велосипедта йөргәндә егылган 6 балага беренче ярдәм күрсәтелде. Инсульт һәм инфаркт белән 4 райондашыбыз Әлмәт хастаханәсенә озатылды. 17 райондашыбыз дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды”, – дип хәбәр итә ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Отобек Намозов.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев