Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп сезоны якынлаша

Салкыннар җитү белән грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны да арта.

Грипп – кискен инфекцион авыру. Ул башлыча югары тын алу юлларына зыян китерә.

Грипп вакытында тән температурасы югары була, баш һәм мускуллар авырта, хәлсезлек күзәтелә, баш әйләнергә, костырырга мөмкин. Грипп белән төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре авырый. Авыру аеруча көз, кыш көннәрендә – кешеләр күпчелек вакытларын ябык, җилләтелмәгән биналарда үткәргән чорда тарала. Еш кына грипп эпидемия формасын ала.

Грипп вирусы организмның иммунитет реакциясен киметә. Нәтиҗәдә авыруга каршы торучанлык та кими. Шул сәбәпле төрле өзлегүләр (бронхит, отит, менингит һ.б.) барлыкка килергә, хроник авыруларның кискенләшүе мөмкин. Грипптан соңгы өзлегүләр – үлем күрсәткечләренең артуына китерүче төп сәбәп.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) гриппка каршы вакцинацияне әлеге инфекциядән саклануның һәм коллектив иммунитетны булдыру мөмкинлегенең бердәнбер реаль ысулы дип тәкъдим итте.

Гриппка каршы вакциналар ярты гасырдан артык гамәлдә. Бу аларны файдалануны җентекләп анализларга һәм тискәре реакцияләр һәм өзлегүләрне киметү өчен вакциналарның компонентларын елдан-ел камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Вакцинациядән соң организмның вирусларга каршы торучанлыгы 6-12 ай саклана. Заманча вакциналарның нәтиҗәлелеге 70-90 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта вакцина ясаткан кеше дә грипп белән авырырга мөмкин, ләкин ул җиңел формада авырачак һәм өзлегүләр булмаячак. Фән хәзерге заман гриппка каршы вакциналарның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын исбатлады инде.

Вакцинацияне халыкның бөтен төркемнәренә үтәргә тәкъдим итәләр. Аеруча алты айлык балалардан башлап, хроник авырулы кешеләргә, йөкле хатын-кызларга, һөнәрләре буенча риск төркемнәренә керүчеләргә – медицина хезмәткәрләренә, студентларга, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә вакцина ясату мөһим.

2022нче елның беренче сентябрендә Бөтенроссия гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Медицина учреждениеләре гриппка каршы вакцина ясый башлады. Бу авыруны әзерлекле каршы алу өчен әле вакыт бар. Прививка ясату өчен яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать кирәк. Яңа короновирус инфекциясе шартларында гриппка каршы вакциналаштыру аеруча актуаль.

Вакцина ясату – махсус профилактика, әмма махсус булмаган профилактика турында да онытмаска кирәк. Бүлмәне еш җилләтү, дезинфекция чараларын кулланып җыештыру, кулларны сабын белән юу, кеше күп булган урыннарга бармау шундый чараларга керә.

Инде авырган очракта өйдә калырга, күбрәк ятып торырга, күп итеп су, чәй эчәргә кирәк. Табиб кушканнарны төгәл үтәргә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә.

Алия Баһаветдинова, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең белгеч-эксперты.

Фото - "Татар - информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев