Гомер – бер мизгел генә!
Элек, кешенең бөерләре эшләми башласа, табиблар көчсез иде
Хәзер бөерләр эшчәнлеген үти һәм кеше гомерен озайта торган аппарат бар. Ул гемодиализ аппараты дип атала. Җирлегебездән әлеге процедураны үтү өчен Яр Чаллыга җиде кеше йөри.
– Бөерләрнең эшләмәве бик аяныч. Әтиебез дә шулай чирләр дип һич уйламаган идек. Авыру быел сентябрьдә ачыкланды, әти Әлмәт хастаханәсендә дәваланып кайтты. Кайту белән шушы гемодиализга йөрү кирәклеге билгеле булды. Район башлыгы Альберт Хуҗинга ярдәм сорап кердек. Чаллы хастаханәсенә йөрүче машинаның алты кешелек кенә булуын, безгә урын булмавын белә идек. Альберт Робертович үтенечебезне кире какмады: "Алты кешегә ярдәм иткәнне, җиденчесен дә ярдәмнән ташламабыз, мәсьәләне хәл итәрбез”, - дип тынычландырды. Хәзер Альберт Хуҗин ярдәме белән көнаралаш гемодиализга йөрибез. Бер барып кайттың да, бетте түгел. Гомер буе гемодиализга йөрергә кирәк булачак. Ходай бу авыруны беркемгә дә күрсәтмәсен! Әле дә ярый бу аппарат бар, ул булмаса, әтиебез яшәмәс иде, – ди Гөлшат Хәбибуллина.
– Гемодиализ сүзенә игътибар итсәк, “гемо” – кан, “диализ” фильтрлау дигәнне аңлата. Гемодиализга йөрүчеләрнең кулында яки аягында фистула урнашкан. Фистула кан тамыры белән артерияне тоташтыра. Аны кан тамырлары хирургы операция ярдәмендә куя. Артерияләрдәге кан, аппараттагы фильтрлар аша чистартылып, кан тамырларына кайта. Артерия белән кан тамырын фильтрга тоташтырыр өчен, фистулага энәләр кертелә. Пациентның коры авырлыгын табиб билгели. Пациент гемодиализга килгәч, аның авырлыгын үлчәп, коры авырлыкка күпме су өстәлгәнен исәплиләр, аппарат шул күләмдәге суны организмнан чыгара, – ди район поликлиникасы терапевты Эрбол Бопоев.
Әлегә райондашларыбыз ике рейста йөри, башкача мөмкин түгел. Тиздән райондашларны гемодиализга йөртү өчен районга өр-яңа машина кайтырга тиеш.
– Илгиз Исламов - зур җитештерү комплексы җитәкчесе булудан тыш, олы җанлы иганәче, башкалар кайгысына битараф булмаган киң күңелле кеше дә. Үтенечемне кире какмады. Ковид вакытында район хастаханәсенә һәм поликлиникага бик күп кирәкле җиһазлар алып биргән, күптөрле дәвалау аппаратлары алуда ярдәм күрсәткән райондашыбыз гемодиализга йөртү өчен җиңел машина алырга кирәкле сумманы бирде һәм бу гамәле белән башкаларга ярдәм итә алуына сөенүен белдерде. Арабызда менә шундый игелекле, галәм кебек олы йөрәкле кешеләр булуына сөенәм, – ди район башлыгы.
Чыннан да, кемдер эшсезлектән социаль челтәрләрдә үзенең "агуын чыгарып" ятканда, күңел җылысын башкалар белән булышырга мөмкинлек табучылар да аз түгел. “Фәлән урам җыештырылмаган”, “Тегендә чүпне түкмәгәннәр” дип тырнак астыннан кер эзләп ятучылар тормышта болардан мөһимрәк әйберләр барлыгы турында онытмасыннар иде.
– Беренче карашка, гемодиализга йөрүчеләр кыяфәтләре белән авыру кешегә охшамаган да кебек: эшкә йөриләр, машина йөртәләр. Әмма дәвалауны вакытында алган очракта гына! Бөер эшләмәсә, кеше үлә, дигән сүз. Гемодиализ аппараты организмнан суны һәм агулы матдәләрне чыгару функциясен үти. Мондый авыруларга суны күп эчәргә ярамый. Җирлегебездә донор бөере белән яшәүчеләр дә бар. Ангина, цистит, шикәр авыруы, югары кан басымы, хроник ялкынсыну процесслары бөер авыруларына китерергә мөмкин. Әлеге авыру нәселдән дә килә. Авырулар гемодиализдан курыкмасын иде. Ул - алар өчен тормышны озайту чарасы. Дәваланудан тыш, гемодиализга йөрүчеләргә су күп эчүдән, тозлы, калийлы һәм фосфорлы ризыклар ашаудан тыелырга кирәк, – ди район поликлиникасының участок табибы Алсу Таишева.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев