Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Герпес - йогышлы авыру

6-23 ноябрьдә Халыкара герпес атналыгы уза. Халыкара герпес атналыгы дөньяның күп илләрендә үткәрелә. Бу чара герпес инфекциясенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм герпес вирусы турында хәбәрдарлыкны арттыру максатында оештырыла. Әлеге авыру турында район поликлиникасының участок табибы Илнар Шәмсетдинов белән сөйләштек

 – Илнар Айратович, герпес нәрсәсе белән куркыныч?

– Герпес – гадәти авыру, нинди җенестән, кайсы милләттән булуыңа, социаль һәм матди хәлеңә карамастан барлыкка килергә мөмкин. Җир йөзендәге һәр бишенче кеше герпес вирусын йөртә. Халыкның якынча 80 проценты герпес вирусын йөртүләре турында белми. Герпес кеше тормышын кискен рәвештә үзгәртергә дә сәләтле. Шуның өчен вакытында дөрес диагноз кую һәм дәвалау мөһим.

– Герпес ничек барлыкка килә? – Герпес барлыкка килүдә кешенең психик һәм физик хәләте зур роль уйный. Гипотермия, тирегә зыян килү, салкын тию авырулары нәтиҗәсендә дә герпес активлашырга мөмкин. Кеше сәламәт булса, герпес “йоклый”, ләкин иммунитет зәгыйфьләнү белән ул – тирегә, тиешенчә дәвалау булмаганда, кан аша таралып, эчке органнарга да тәэсир итә ала. Герпес хәтта нерв системасы авыруларына һәм вакытында дәваламаганда онкологик процессларга да китерергә мөмкин.

– Иреннәргә герпес чыгу белән һәр кеше диярлек очрашадыр, мөгаен.

– Герпес тәннең бөтен җиренә дә чыгарга мөмкин. Ләкин герпесның киң таралган төре – ирен чабыру. Моның белән бик
күпләр изалана. Ирен читендәге сулы куыклар бик каты кычыта һәм әчетеп тора. Дәваламасаң, ул башка кешеләргә дә йогарга мөмкин. Шуңа күрә герпесны мөмкин кадәр тиз арада дәвалый башларга кирәк. “Герпес салкын тигәннән чыга” дисәләр дә, бу авыруны вирус китереп чыгара. Ул грипп вирусы белән бәйле түгел. Кешенең иммунитеты көчсезләнгәндә организм вируска каршы тора алмый һәм ирен чабырып чыга. Яра кычыта һәм әчетеп тора. Кулга ияреп, вирус тәннең башка урыннарына да күчәргә мөмкин.

– Герпесны ничек дәвалыйлар? – Халык төрле чаралар куллана, әмма ирен чабырганда вируска каршы табиб билгеләгән препаратларны эчәргә кирәк. Үз белдегең белән дәвалану катгый тыела. Вакытында дәваласаң, герпесны тиз арада бетереп була. Башлангыч стадияне уздырып җибәргәндә герпесны дәвалау атналарга сузылырга мөмкин. Герпес иммунитет төшкәндә һәм стресс халәтендә активлаша.

– Герпес белән авырганда нинди ризыкларны чикләргә кирәк?

– Герпес белән авырганда шоколад, тәмләткечләр, чикләвек, майлы һәм борычлы ризыклар, алкоголь, помидор, куе чәй, кофе, баллы ризыклар ашарга ярамый. Бу вакытта чи яшелчә, диңгез, сөт продуктлары, майсыз ит, суган һәм сарымсак, үлән чәйләре куллану хәерлерәк.

– Илнар Айратович, бу төр вирустан саклану өчен ниләр эшләргә киңәш итәсез?

– Урамнан кергәч һәм герпес белән авырулы кеше белән аралашкач, кулларыгызны сабынлап юыгыз. Индивидуаль гигиена чаралары куллангыз. Бу савыт-сабага да, тастымалга да кагыла. Җенси партнерларны алыштыруга да җаваплы карау һәм шәхси саклану чаралары турында онытмаска кирәк.

Лилия Шәймиева

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев