Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Флюорография зыянлы түгел

Табиблар елга бер тапкыр флюорография тикшерүе узарга кирәклеген искәртә. Туберкулез, үпкә һәм сулыш юлларындагы яман чирләр нигездә флюорография нәтиҗәсендә ачыклана.

– Күкрәк читлеге флюорографиясе – үпкәләрнең төрле авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирүче диагностик процедура. Аның методикасы рентген нурларын куллануга нигезләнгән. Статистика буенча туберкулез 14 процент очракта флюорография нигезендә ачыклана. Былтыр җирлегебездә 10188 кеше флюорография узды. Аның нәтиҗәләре буенча 375 кеше өстәмә тикшерелүгә җибәрелде һәм өч кешедә туберкулез ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тугыз кешегә яман чир диагнозы куелган. Быел 8960 кеше флюорография узды, – ди рентгенолог Айрат Гобәйдуллин.
Туберкулез авыруы ачыкланганнан соң пациент учетка куела һәм ел дәвамында стационарда дәвалана. Терелеп, учеттан төшкәч тә пациентлар өч ел дәвамында елга ике тапкыр флюорография узарга тиеш.
Флюорография күкрәк читлеге органнарының, аерым алганда, үпкә һәм йөрәк мускулларының торышын өйрәнергә мөмкинлек бирә. Стандарт рентгеннан аермалы буларак, флюорографиядә нурланыш әзрәк.
Флюорография узу төрле шешләрне, фиброз, склерозларны ачыкларга, тукымаларга таралган ялкынсыну процессларын, кисталарны күрергә мөмкинлек бирә. Күпләр флюорография узудан курка, “нурланыш алабыз”, диючеләр бар. Флюорография узгандагы нур дозасы 2-8 көн кояш астында ятып, тәнне каралтуга, матур “загар” алуга тиң.
15 яшьтән узган һәркемнең ел саен флюорография үтүе мәҗбүри. Бигрәк тә риск төркеменә керүчеләр бу процедурадан читтә калырга тиеш түгел, ди табиблар. Йөкле хатын-кызларга (аеруча беренче өч айда) флюорография үткәрелми.
– Хроник үпкә авырулары, сидек-җенес системасы, шикәр диабеты, ашказаны авырулары булганнарга; дәвалау-профилактика, мәгариф һәм спорт, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә эшләүчеләргә; качкыннарга, мигрантларга, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә, нур терапиясе һәм химиотерапия алучыларга флюорография узу мәҗбүри. Хәрби хезмәткә алынган гражданнарга, шулай ук ВИЧ-инфекциясе ачыкланган пациентларга да флюорография билгеләнә, – ди табиб Айрат Гобәйдуллин.
Флюорография узасы көнне процедурага кадәр берничә сәгать алдан тәмәке тартудан баш тартырга кирәк. Бу күкрәк читлеге органнарының торышын төгәлрәк сурәтләргә мөмкинлек бирәчәк. Флюорография үткәндә тәннең өске өлешендәге киемне һәм бизәнү әйберләрен салырга кирәк. Чәчне, тикшерү өлкәсенә комачауламаслык итеп, өскә җыеп кую шарт. Флюорография ясаганда пациент вертикаль басып тора һәм мөмкин кадәр тирән сулыш алырга тиеш. Табиб билгеләп үткәнчә, һәр кешенең снимогы аеруча төгәллек һәм игътибар белән тикшерелә.
– Флюорографиядән кала үпкәләрне компьютер томографиясе (КТ) һәм магнит-резонанс томографиясе (МРТ) ярдәмендә дә тикшерергә була. Бу ысуллар флюорография начар нәтиҗәләр күрсәткәндә альтернатив диагностика буларак кулланыла. Иң мөһиме – авыруны вакытында ачыклау һәм иртә срокларда дәвалау, – ди Айрат Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев