Диспансерлаштыру уздыңмы?
Диспансерлаштыру узу өчен район поликлиникасының 151 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк
Диспансерлаштыру – авыруларны, бигрәк тә симптомнарсыз яки иртә стадияләрдә сизелерлек булмаган авыруларны ачыклауга юнәлтелгән комплекслы медицина тикшерүе.
Табиблар билгеләп үткәнчә, авырулар кешенең яшәү рәвеше һәм көндәлек тәртибе белән бәйле. Сәламәт яшәү рәвеше авыруларны кисәтү булып тора.
Быел репродуктив яшьтәгеләр өчен (18-49 яшьтәгеләр) өстәмә тикшерүләр каралган. Ир-атларны хирург, уролог карый, ә хатын-кызларны өстәмә акушер-гинеколог җентекләп тикшерә. Бу, үз чиратында, демографиядә уңай вәзгыять тудырыр, дип өметләнәләр. Диспансерлаштыру кысаларында 45 яше тулганнар ФГДС үтәргә тиеш.
– Озак еллар сәламәт булып яшәү өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып бару гына түгел, ә организмның торышына колак салу һәм проблемаларны вакытында ачыклау кирәк. Маммография узу да авыруларны вакытында ачыклау һәм иртә стадияләрдә дәвалау мөмкинлеген бирә. Быел без маммографны апрель азагы-май башында килер, дип көтәбез. Диспансерлаштыру барышында 1700гә якын хатын-кыз маммография үтәргә тиеш, – ди Миләүшә Миңнегалиева.
Табиблар билгеләп үткәнчә, күп авыруларга стресс, артык туклану, түбән физик активлык сәбәп. Диспансерлаштыру вакытында чир үсешен кисәтергә, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмаска мөмкин.
«Озак һәм актив гомер» милли проекты россиялеләргә үз сәламәтлеген контрольдә тотарга ярдәм итә. Моңа даими диспансеризация системасын үстерү булышлык итә.
– Диспансерлаштыру узу өчен район поликлиникасының 151 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кан анализлары тапшыру өчен иртән ашамыйча килү шарт. Диспансерлаштыру алдыннан физик йөкләнеш, шул исәптән иртәнге физик зарядканы да кичектереп торырга кирәк, – ди Миләүшә Миңнегалиева.
Рәмилә Сәләмова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев