Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Балаларга манту кирәкме?

Туберкулез балаларны да читләтеп үтми.

Туберкулез – киң таралган авыруларның берсе. Әлеге авыру балаларны да аямый. Шуңа балалар арасында да авыруны кисәтү мөһим. Авыруны кисәтү максатыннан прививка ясала, әти-әниләр арасында аңлату эшләре алып барыла. Әмма күп әти-әниләр балаларга төрле авыруларга каршы ясалучы прививкалардан баш тарта. 

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда 2000 елдан бирле туберкулез белән авыручылар саны дүрт тапкырга кимегән. 2024 елда республикада 793 кешегә туберкулез диагнозы куелган, 43 кеше әлеге авырудан вафат булган. Авыручыларның унберенә диагноз 2024 елда куелган. 

Татарстанда манту яки диаскин-тесттан баш тартучы ата-аналар саны ел саен 2 меңгә арта бара. Туберкулез белән авыручылар арасында балалар да күп. Ел саен 3,5 меңнән артык балада туберкулез инфекциясе ачыклана. 

Бүгенге көндә районда 16 кеше туберкулез белән исәптә тора. Шуларның алтысы – бүгенге көндә авыручылар. Ун райондашыбыз өченче төркем авыру булып исәпләнә, ягъни алар авырудан терелгән, әмма алар өч ел дәвамында табиб күзәтүендә булырга тиешләр. 

– Шунысы сөендерә, бүгенге көндә районыбызда балалар арасында туберкулез белән исәптә торучылар юк. Узган ел туберкулез белән авыручы балалар теркәлмәде, – ди югары категорияле балалар табибы Мәдинә Сәлимова. – Яңа туган балаларга бала тудыру йортында ук БЦЖ-М вакцинасы ясала. Вакцина туберкулездан тулысынча саклый алмый, ләкин вакцина ясалган бала, чирләгән очракта да, күпкә җиңелрәк авырый. Яңа туган балалар булган гаиләдә 

15 яшьтән зуррак һәркемнең флюорографик тикшерү үтү вакыты 6 айдан ким булмаска тиеш. Иммунитет төшү сәбәпле яки шартлар үзгәрү аркасында бала авыруга бирешә башлый. Шикәр чире белән авыручылар, ашказанында яки уникеилле эчәктә җәрәхәт, сидек һәм тын юлларында хроник чирләр булган балалар өчен бу авыру аеруча куркыныч.

Балаларда туберкулез авыруы нигездә иммунодиагностика ясаганда ачыклана. Бу факт балаларга иммунодиагностиканы мәҗбүри үткәрү кирәклеген тагын бер кат раслый. Диаскин-тест 8 яше тулган балаларга һәм манту реакциясеннән соң авыруга шик уянган балаларга ясала. 

– 15 яшькә кадәр балаларга флюорография үткәрә алмыйбыз. Баланың әти-әнисенең язмача ризалыгы булган очракта гына рентгенга юллама бирелә. Соңгы елларда әти-әниләр арасында, интернеттан алган мәгълүмат йогынтысындамы, БЦЖ вакцинасы, манту ясатуга карата тискәре карашта булучылар саны артты. Моның ахыры аяныч булырга мөмкин. Әти-әнисе туберкулезга тикшертүдән баш тарткан балада ачык формадагы туберкулез барлыкка килсә, аның белән бер мәктәпкә яки бакчага йөргән барлык балаларны да тикшерергә һәм барысына да көчле дарулар эчертергә туры киләчәк. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, әти-әниләр табиблар сүзенә колак салсын, балаларының сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде. Бер генә вакцина да баланы авыруга дучар итү өчен ясалмый, – ди Мәдинә Сәлимова.

Медицинаның төп юнәлеше – чирне кисәтү. Ә безнең бурыч –кисәтүләргә колак салып, үзебезнең һәм балаларыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булу. Чир яшькә дә, байлыкка да, социаль хәлгә дә, җенескә дә карамый. Авыру тиз килә, әмма бик акрын китә. Хроник авыруга да әйләнергә мөмкин. Шуңа табиблар киңәшен тыңларга, профилактик чараларны үтәргә кирәк. 

Фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев