Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Балалар сәламәт булсын!

Октябрь аенда Халыкара балалар церебраль параличы көне билгеләп үтелә

Юк, бу көн бүләкләр бирү һәм котлаулар кабул итү өчен үткәрелми. Халыкара балалар церебраль параличы көнен билгеләп үтүнең максаты бер – бу авыру белән яшәүчеләрнең тормышларын аз гына булса да яхшыга үзгәртү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге авыру балалар яшәгән гаиләләргә җәлеп итү, ярдәм оештыру. Балалар церебраль параличы (ДЦП) белән көрәшүче сабыйлар һәм авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрүче әти-әниләр һәрвакыт яхшыга, баласының сәламәтләнүенә өмет итеп яши.

Интернет чыганакларыннан алынган мәгълүматтан күренгәнчә, бүгенге көндә бөтен дөнья буйлап 17 миллионнан артык кеше бу авыру белән авырый һәм тагын 350 миллион кеше әлеге авыру белән тыгыз бәйләнгән туганнарны һәм дусларны тәшкил итә. Балалар церебраль параличы – балалар арасындагы киң таралган авыруларның берсе булып тора. 

Табиблар билгеләп үткәнчә, балалар церебраль параличы (БЦП) – үзәк нерв системасы авыруы. Авыру вакытында баш миенең бер яки берничә участогы кислород җитмәү нәтиҗәсендә зарарлана һәм дөрес эшләми башлый. Бүгенге көндә Мөслим районында да әлеге авыру белән исәптә торучы балалар байтак.

– Ни кызганыч, районда балалар церебраль параличы белән исәптә торучы балалар бар шул. Унсигез бала бүген исәптә тора, – ди район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт эшләре буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын башкаручы Алсу Таишева. – БЦП нәселдән бирелә торган авыру түгел. Әмма баланың әнисендәге кайбер хроник авырулар балага карында ук йогынты ясарга мөмкин. Церебраль паралич балада туганда ук булырга яисә туганнан соң имгәнү нәтиҗәсендә бала мие асфикция белән зарарланган очракта барлыкка килгән булырга мөмкин. БЦП белән интегүче балаларда кайбер мускуллар артык йомшак яки, киресенчә, артык киеренке була. Шуның аркасында хәрәкәт активлыгында кимчелекләр барлыкка килә. Шулай ук бу авыру вакытында сөйләм бозылу, күрү һәм ишетү, көзән җыеру һәм башка симптомнар да барлыкка килергә мөмкин. 

Югарыда билгеләп үтелгәнчә, БЦП баланың үсеп килүче мие зарарланган очракта барлыкка килә. Әлеге факторга авырлы вакытта ананың инфекцияле авырулар, мәсәлән, кызылча яки цитомегаловирус кебек авырулар белән авыруы сәбәпче була ала. Шулай ук карында вакытта ук генетик мутация яки кислород җитмәү сәбәпле баланың мие үсүдән туктау да балада церебраль паралич авыруын барлыкка китерә ала. 

– Балалар церебраль параличы барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар. Перинаталь сәбәпләргә килгәндә, бала тудырган вакытта булган катлаулы очраклар була ала. Мәсәлән, бала туган вакытта җитәрлек күләмдә кислород ала алмаса, баш җәрәхәтләре булганда да балада церебраль паралич авыруы башланырга мөмкин, – ди табибә А.Таишева. 

Постнаталь факторлар, ягъни бала туганнан соң башланган церебраль паралич авыруына сәбәпче булып, туганнан соң балада барлыкка килгән менингит яки энцефалит кебек баш мие инфекциясе, бала чакта алган баш мие җәрәхәтләре, бала туган гына чорда сары авыруынуың (желтуха) авыр формасын үткәрү тора. Бу авырулар барысы да баланың баш миенең уңай үсешен боза һәм балада циребраль паралич симптомнары барлыкка килүгә сәбәпче булып торалар. 

– Балалар церебраль параличы симптомнары төрле балада төрлечә чагылырга мөмкин. Шулай ук аларның дәвамлылыгы һәм формасы да баланың яше үскән саен үзгәрә бара. Әлбәттә, иртә ачыкланган һәр авыруны тизрәк һәм дәваларга җиңелрәк булуы беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә дә БЦП симптомнарын иртә ачыклау һәм аны диагностикалау балага һәм әти-әниләргә бу авыруны җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә, дәвалану һәм тернәкләндерү чараларын үз вакытында башларга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме: балага мондый диагноз куелгач куркып калырга кирәкми. Чөнки бүген церебраль паралич белән авыручы балаларга да, аларның әти-әниләренә дә ярдәм итү өчен мөмкинлекләр зур. Аларга төрле ярдәм чаралары тәкъдим ителә. Сәламәтлек – һәркайсыбыз өчен дә бик кадерле. Шуңа күрә дә, булачак әти-әниләргә – ир-атларга да, хатын-кызларга да –һәрвакыт үз сәламәтлекләрен кайгыртып, яшьтән үк сәламәт әти һәм әни булу өчен әзерләнергә кирәк. Сәламәт балалар да бары тик сәламәт буыннан дөньяга килә. Шуны онытмаска иде, – диде Алсу Таишева. 

Ни кызганыч, без адәм балалары сәламәтлекнең кадерен, аны бернинди акчага да сатып алып булмаганлыгын бик соңлап кына аңлыйбыз. Яшь вакытта булган битарафлыгыбыз бердәнбер көнне үзебезнең нарасыебызда чагылыш табар дип уйламыйбыз да. Һәр көнебез сәламәтлегебезне кайгыртып, балаларыбызны да үз сәламәтлегенә игътибар белән карарга өйрәтсәк иде. 

Фото: Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев