Балачактан ук кисәтү мөһим
Заманча гаджетлар – электрон җайланмалар куллану да баланың күрү сәләтенә йогынты ясый.
Күрү сәләте бозылуны балачактан ук кисәтү мөһим. Күзләр 18 яшькә кадәр формалаша. Заманча гаджетлар – электрон җайланмалар куллану да баланың күрү сәләтенә йогынты ясый.
“Мәктәп укучысының күрү йөкләнеше өлкәннәрнең авыр эш башкарып алҗыган йөкләнеше белән бер дәрәҗәдә. Беренче сыйныфка баручы балаларның – 2,4 проценты, мәктәп тәмамлаучыларның өчтән бере генә ерактан яхшы күрә. Бала күзләрен кысып караса, укыганда, язганда артык иелсә, телевизорга якынрак утырырга тырышса, күз табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – ди офтальмолог Нәкыйбә Гайнетдинова.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев