Ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Косып һәм хәлсезләнеп алты кеше мөрәҗәгать иткән.
Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның 12се – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре, 37се – кан тамырлары авырулары белән. Косып һәм хәлсезләнеп алты кеше мөрәҗәгать иткән. “Җәй көне вируслар һәм бактерияләр үрчи. Елга-күлләрдә су коенганда авызга су кермәве мөһим. Шуңа су керү өчен чиста, тикшерелгән сулыкларны сайлагыз, суда коенганнан соң душ керергә онытмагыз! Ротавирус һәм башка вируслар гадәттә һава-тамчы юлы белән йога”, – дип хәбәр итә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев