Ашыгыч ярдәм бүлегенә 62 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Шуларның 25е – йөрәк-кан тамырлары авырулары
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 62 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 25е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, өчесе – көнкүрештә тән җәрәхәтләре белән. Сигез кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган. “Соңгы арада балаларда югары температура, ютәл күзәтелә. Балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында авыручылар күбрәк. Вируслы пневмонияне үзлектән генә дәваларга ярамый, табибка күренергә кирәк”, – дип кисәтә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев