Астманы дәвалап булмый
Ел саен май аенда Бөтендөнья астмага һәм аллергиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Астма һәм аллергия авырулары нәрсәсе белән куркыныч? Аларны нәрсә берләштерә? Әлеге авырулар хакында район поликлиникасының участок терапевты Алсу Таишева белән сөйләштек
– Алсу Рәхимовна, астма һәм аллергия турында кеше нәрсә белергә тиеш?
– Астма – иң авыр сулыш юллары авыруы. Ул сулыш алуны кыенлаштыра һәм үлемгә китерергә мөмкин. Авыруның бер сәбәбе – тузанга, йорт хайваннарына, химик матдәләргә аллергия. Төтен исе, пар, һава торышының үзгәрүе, пычрак үлән, хайван йоны, көчле исле сабын һәм парфюмерия дә астма китереп чыгаручы факторлар булып тора, шуңа астма белән аллергия авырулары янәшә йөри.
– Астма белән балалар да авырыймы?
– Бу төр авыру балаларда да, өлкәннәрдә дә булырга мөмкин. Бронхиаль астма вакытында үпкәгә һава килү кими, бу һава җитмәүгә, сулыш алганда хырылдау барлыкка килүгә китерә. Симптомнар төнлә яки физик күнегүләр вакытында көчәя.
– Җирлегебездә астма белән авыручылар күпме?
– Бронхиаль астма белән авыручылар күп. Бу авыруга күпчелек көчле эмоцияләр, салкын һава, авыр физик күнегүләр сәбәп. Астма үсеше күп факторлар белән бәйле, шуңа авыруның бердәнбер сәбәбен билгеләү авыр. Гаиләдә астмадан интегүче кешеләр булу әлеге авыру куркынычын арттыра. Аллергия, экзема һәм ринит белән авыручы кешеләрдә дә астма барлыкка килергә мөмкин.
– Алсу Рәхимовна, астма яшәү рәвешенә бәйлеме?
– Әлбәттә, вакытыннан алда туган, тән авырлыгы аз булган балаларда, тәмәке төтене һәм һаваның башкача пычрануы аркасында астма барлыкка килергә мөмкин. Өй тузаны, йорттагы шапшаклык, симерү астма үсеше куркынычын арттыра.
– Авыруны дәвалап буламы?
– Астманы дәвалап булмый, шуңа карамастан, ингаляцион препаратлар ярдәмендә авыруны контрольдә тотарга мөмкин. Бу очракта гадәти тормыш алып бару мөмкин. Астма белән авыручыларга даими ингалятор кулланырга кирәк. Ингалятор куллану симптомнарның ешлыгына һәм препаратның төренә бәйле.
– Алсу Рәхимовна, аллергия турында да мәгълүмат бирсәгез иде.
– Аллергия иммун системасындагы өзеклек белән бәйле, организм кайбер матдәләрне яки физик факторларны потенциаль куркыныч дип билгели һәм аларга сизгерлек күрсәтә. Нәтиҗәдә аллергик реакция механизмы эшли башлый. Аллергия вакытында күзләрдән яшь ага, кычыту барлыкка килә, сулыш алу авыраерга мөмкин. Авыруның сәбәпләре бик күп: генетик авырулар, йөклелек вакытында тайпылышлар булу, инфекцияләр, табигатьнең пычрануы, зыянлы эш шартлары, химикатлар тәэсире, организмдагы артык йөкләнеш.
– Аллергиядән интегүчеләр нинди дарулар кулланырга тиеш?
– Дәвалану индивидуаль һәм аны бары тик табиб кына билгели ала. Үзлектән дәваланмаска кирәк. Күпчелек әлеге мәкерле авыруы турында белми, чөнки аллергия башка авырулар симптомнарына охшаш. Мәсәлән, өй тузанына яки песи, эт йонына аллергик реакция кискен респиратор авыру симптомнары белән охшаш. Ике очракта да күз кабаклары шешә, керфекләр кычыта, күздән яшь ага, төчкертә, тәнгә тимгелләр чыга һәм ютәл башлана. Аллергияне тулысынча дәвалау мөмкин түгел, тик контрольдә тотарга була.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев