Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аның исеме – Мактау тактасында

Илгизә Шакирова – мактаулы һәм тәҗрибәле табибә. Аның фоторәсеме районның “Хезмәт даны” мактау тактасын бизи.

 – Мин – Баланлы авылы кызы. Михайловка урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга юл тоттым. Әнием табиб булуымны теләде, минем трамвай йөртәсем килә иде. Хыялымны тормышка ашырам дип, трамвай депосына килдем. Аттестатымдагы “бишле” билгеләрен күргәч, орышып чыгардылар. Шулай итеп Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга кердем. Табиб һөнәрен сайлавыма үкенгәнем булмады, – ди Илгизә Өлфәтовна.
Диплом алгач, Түбән Кама район хастаханәсендә терапия белгечлеге буенча бер еллык интернатура уза Илгизә Шакирова. 1985 елда Мөслим район хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшли башлый. 2006 елда гомумпрактика табибы вазыйфасына күчерелә.

– Илгизә Өлфәтовна сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм сәламәтлек күрсәткечләрен яхшырту буенча зур эш башкарды. Һөнәренә тугры, пациентлар белән яхшы мөгамәләдә, хезмәтен намус белән башкара. Белемен күтәрү өстендә даими эшли, яшьләр аның белән киңәшләшә.Гомумпрактика табибы булып эшләү чорында ул үткәргән методик киңәшмәләрне хезмәттәшләре бүген дә искә ала, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Илгизә Шакирова декрет ялында да белемен күтәрү өстендә эшләгән. Максатларына ирешергә өйрәнгән кыз, өстәмә курсларда укып, УЗИ диагностикасын үткәрергә өйрәнә.

– 1991 елның мартында поликлиникага УЗИ аппараты кайтты. Авыруларга дөрес диагноз куярга һәм дәваларга ярдәм итүче медицина җиһазларының Мөслим хастаханәсендә дә булуы – зур сөенеч! УЗИ аппаратының үзебездә булуы тикшеренү һәм дәвалану вакытын минимальләштерде, – ди Илгизә Шакирова.
УЗИ кабинетында эшләгәндә табиб иске язу машинасын табып, аның тасмаларын чистартып, аңлаешлы булсын өчен тикшерү нәтиҗәләрен үзе язып бара. Пациентларны тынычландыру өчен УЗИ үткәргәндә Иоганн Бах симфонияләрен куша торган була. Ун ел дәвамында поликлиникада һәм хастаханәдә УЗИ табибы һәм гомумпрактика табибы булып эшли. Берничә вазыйфаны бергә алып бару җиңел түгел, УЗИ үткәрү күләме дә арта. Нәтиҗәдә Илгизә Өлфәтовна участок табибы вазыйфасын сайлый.

– Илгизә Өлфәтовна кебек табиблар бик сирәк. Мин аның белән беренче тапкыр 1985 елда очраштым. Көзге ярминкәдә иткә чират
торып, аякларым туңып, чирләп, хастаханәгә эләктем. Палатага кояш кебек балкып кергән Илгизә ханымның эшкә кайткан чагы иде. “Сез авыру түгел, сез миңа әнием кебек” – дип, өлкәннәрне аркаларыннан сөеп, җылы сүзләре белән дә дәвалады ул. Мин аны шул вакыттан бирле беләм һәм анда дәваланам. Авырып китсәм, Илгизә Өлфәтовна гына аякка бастыра, – ди Рәфәрия Нәсыйфуллина, ихластан сөенеп.
Илгизә Шакированың тормыш иптәше Таһир Нәҗипович та – югары категорияле табиб, хирург. Институтта укыган чорда таныша алар, бер факультетта белем алалар. Бишенче курсны тәмамлагач, өйләнешәләр.

– Хәзер район хастаханәсендә һәм поликлиникада дәвалау, диагностика үткәрү өчен бөтен шартлар, бөтен мөмкинлекләр бар. Элек ФГДС үткәрү өчен авыруны Казанга җибәрә идек. Финанс, транспорт мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк. Хәзерге медицина могҗизалар тудыра, – ди табибә.
Илгизә Шакирова ковидның беренче дулкынында ук беренчеләрдән булып фильтрда авыруларны кабул иткән. Үзе авыруны аяк өсте үткәргән табибә.

– Сайлаган һөнәрем – изге. Авыруларның терелүенә сөенүе – минем өчен иң зур шатлык! – ди ул.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев