Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Аңлатып булмый торган авыру

Эпилепсия йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек киң таралмаса да, Россиядә яшәүче халыкның 1-2 проценты, ягъни 1,5-3 миллион кеше шушы авырудан интегә.

Эпилепсия – баш мие авыруы. Ул баш мие кабыгында нейроннарның артык нык активлашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру вакытында баш миендә нейроннар активлыгы аномаль рәвештә артып китә. Нейроннар төркемендә кинәт кенә югары вольтлы көчәнешле кабынулар барлыкка килә. Өянәкләр хәрәкәт, сиземләү, фикерләү яки психик функцияләр бозылуның кабатлануы белән характерлана.

Эпилепсия – хроник авыру. Ул нәселдән килүче авырулар белән бәйле булырга мөмкин, баш мие җәрәхәтләнү дә аңа сәбәп була ала. Авыру өлкәннәрдә дә, балаларда да барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта эпилептик синдромның кайбер төрләре балачакта гына була ала, ягъни яшь белән бәйле. Күпчелек очракта эпилепсия әти-әнидән балаларга күчми. Эпилепсиянең күп формалары генетик һәм тормыш факторларына бәйле. Авыру барлыкка килүдә генетик факторларның өлеше зур, ләкин хәлиткеч түгел.

– Беренче өянәк 1 яшькә кадәрге сабыйларда да, өлкән яшьтәге кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин. Күпчелек 15 яшькә кадәрге балалар авыруга дучар була. Белгечләр эпилепсия өянәкләренең ешлыгын гормональ криз булган яшь белән бәйли, сүз 3, 7 һәм 13 яшь турында бара. Авыру үзеннән-үзе (сәбәпсез) башлана, көзән җыеру, аңны югалту күзәтелергә мөмкин. Авыру яшәү дәверендә дә барлыкка килә. Бу төр авыруның симптомнары: кыска вакытка аңны югалту, аңлаешсыз авазлар чыгару, мускуллар тартышу, авыздан күбек килү. Мондый вакытта авыруны уңайлы итеп яткырырга, башын бер якка борырга кирәк. Кадалу, киселү мөмкинлеге бирүче предметларны алырга, киемнең муен өлешендә сәдәфләрне ычкындырырга, өянәк вакытын билгеләргә һәм кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш ителә. Үз белдегегез белән авыруның авызына төрле предметлар тыкмагыз, көзән җыерганда мәҗбүри тотып тормагыз. Ясалма сулыш алдырырга яки йөрәккә массаж ясарга да ярамый. Су яки дару эчерергә тырышмагыз, өянәк үткәннән соң уятмагыз. 

Табиблар авыруның баш миенә электроэнцефалограмма үткәреп диагноз куялар. Диагноз кискен халәтләр белән бәйле булмаган эпилептик өянәкләр булганда куела. Өянәк 24 сәгать эчендә кимендә ике тапкыр кабатланырга тиеш. Балаларны да, өлкәннәрне дә хастаханәдә исәпкә алалар. Бу авырудан интегүчеләр – безнең кебек үк кешеләр. Исәпкә куелган кешеләрдә өянәкләр унар ел кабатланмаска мөмкин. Хәзер авыруны булдырмас өчен заманча препаратлар бар, аларны даими кулланырга кирәк. Иң мөһиме – якыннарының авыруны аңлавы, яратуы кирәк. Кечкенә чагында авырып, яңадан авыру кабатланмаган кыз балалар кияүгә чыгып бәби алып кайта. 

Эпилепсия белән авыручыларга транспорт белән идарә итәргә ярамый, биеклектә, сулыклар янында эшләргә, полициядә, төрмәләрдә, янгын сүндерү һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләү тыела. 

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев