Аллергия нәселдән килә
Соңгы егерме елда аллергия белән авыручылар саны өч-дүрт тапкыр арткан!
Аллергия ул – организмның теге яки бу матдәгә карата табигый булмаган сизгерлеге арту. Ул нәселдән килә. Бу авырудан калада яшәүчеләр күбрәк интегә, чөнки шәһәр һавасындагы авыр металл тозлары, азот оксиды, һаваны пычратучы башка матдәләр, үсемлекләрнең серкәләре белән кушылып, тагын да куркынычрак аллергеннар барлыкка китерә.
– Яз килү белән аллергия белән җәфаланучылар саны арта. Гадәттә андыйлар туктаусыз төчкерә, аларның күз кабаклары шешенебрәк тора, күзләреннән яшь ага, күзләре һәм борыннары кычыта. Ләкин бөтен төр аллергияне дә агач бөреләренә һәм яшеллеккә сылтап калдырырга ярамый. Тирә-юнь мохитебез, экология, даими стресста яшәү, антибиотиклар кабул итү, дөрес тукланмау, даруларны контрольсез эчү дә аллергиягә китерә, – ди участок терапевты Илнар Шәмсетдинов.
Аллергияне табиблар “яшьләр авыруы” дип атый. Ник дигәндә, олыгая төшкән саен аллергиядән интегүчеләр кими. Кечкенә балада аллергия күзәтелсә дә, ул үсә төшкәч, авыруның юкка чыгуы ихтимал. Ә балыкка һәм арахиска аллергия гомер буе сакланырга мөмкин, ди аллергологлар. Кагыйдә буларак, ашамлыкларга аллергия балачактан ук барлыкка килә.
– Ашамлыкларга аллергия бер генә төрле түгел һәм ул һәрвакытта да косу, эч авырту, эч кату яки диарея кебек симптомнар белән бармый. Еш кына кычыткан бизгәге яки Квинке шешенүе кебек классик аллергия реакцияләре күзәтелә. Ашкайнату тракты һәм бавыр авырулары булган кешеләрдә азык-төлеккә аллергия аеруча еш билгеләнә, – ди Илнар Шәмсетдинов.
Төчкерү, күзләр яшьләнеп тору, борын кычыту бер хәл, артык куркыныч та түгел кебек. Аллергиянең телне шешендереп, бу реакциянең тора-бара биткә, муенга күчүе хәтәр, дип кисәтә табиблар. Аллергиянең иң куркыныч катлаулануы – анафилактик шок, ул берничә минут эчендә йөрәк аритмиясе, сулыш алу авыраю, көзән җыеру белән башланып, кыска гына вакыт эчендә үлемгә китерергә мөмкин. Кер юу порошоклары, сабын-шампуньнар, косметика, парфюмериянең дә аллергия чыганагы булуы ихтимал.
– Соңгы арада дезинфекция чараларын да еш куллана башладык. Бу да аллергиягә бер сәбәп булып тора. Мондый төр аллергияләр кеше организмына аеруча зыянлы. Аллергия чыганагы төрле булырга мөмкин. Йорт хайваннары – мәче, эт йонына, аларның төкерегенә аллергия булуы ихтимал, – ди табиблар.
“Нәселендә аллергиядән интегүчеләр булган кешеләр риск төркеменә керә”, – ди Илнар Шәмсетдинов. Зыянлы предприятиеләрдә, химик матдәләр белән яки авыл хуҗалыгында мал- туар, кошлар белән эшләүчеләрдә, теплицаларда күгәрек белән очрашучыларда, парникларда үсемлекләр белән эшләүчеләрдә дә аллергия күзәтелергә мөмкин.
– Аллергия турында “моңарчы булганы юк иде, әллә каян килеп чыкты” дип әйтүчеләр дә күп. Ак каен – аллергикларның иң яратмаган агачы. Зирек, чикләвек агачлары да апрель- май айларында көчле аллергия бирә. Июньдә кыяклы тәбәнәк үләннәр аллергия чыганагына әйләнә. Июль- сентябрь айларында әремнән көчле аллергия күзәтелә. Тик аллергияне дару эчеп кенә “басырга” ярамый, авыруның чыганагын проба-тестлар биреп ачыкларга кирәк, – ди табиб.
Иң яхшы ысул – аллергияне кисәтү. Дөрес туклану һәм стресслардан качу, начар гадәтләрдән арыну, сәламәт яшәү рәвеше алып бару – иммунитетның ныклыгын тәэмин итә.
Лилия Шәймиева.
Фото – "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев