Җәйге чорда азык-төлекне дөрес саклау мөһим
Сәламәтлек

Җәйге чорда азык-төлекне дөрес саклау мөһим

Ризык белән агулануны ешрак сальмонелла, листерия, эчәклек таякчыгы китереп чыгара

Һава температурасы 30 градустан эссе булганда ризык белән агулану куркынычы арта. Җәйге чорда азык-төлекне дөрес сайлау, саклау һәм термик эшкәртү мөһим. “Ризык белән агулануны ешрак сальмонелла, листерия, эчәклек таякчыгы китереп чыгара. Агуланганда иң еш күзәтелә торган симптомнар: косу, эч китү һәм бизгәк (тән калтырау). Шушы симптомнар булганда кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк, – ди район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото – Татар-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев