7016 райондашыбыз тикшерү үткән
Сәламәтлек

7016 райондашыбыз тикшерү үткән

21 кешедә шикәр диабеты булуы ачыкланган

2024 елда җирлегебездә 6849 кеше диспансеризация узарга тиеш булса, план арттырып үтәлгән. 7016 райондашыбыз тикшерү үткән. “Маммография узган 1565 кешенең 5сендә начар авыру ачыкланган. Онкологик авыруга шик туган 70 райондашыбызның 29ында бу төр авыру расланган. Диспансеризация узганнан соң 78 кешедә – ашкайнату органнары авырулары белән бәйле авырулар, 21 кешедә шикәр диабеты булуы ачыкланган”, – диде район поликлиникасы шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева.

Фото – Татар-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев