Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Антибиотикка бәйлелек: бу ни дәрәҗәдә куркыныч?

Антибиотик – иң катлаулы чирне дә җиңәргә ярдәм итүче көчле даруларның берсе.

 

Антибиотик – иң катлаулы чирне дә җиңәргә ярдәм итүче көчле даруларның берсе. Коронавирус котырган чорда ул аеруча популярлашты. Белгечләр чаң суга: соңгы арада хәтта аз гына авырый башлауга, коронавирус булмагае дип куркып, шундук антибиотикка үрелүчеләр саны арткан. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч? Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакологы Альбина Звегинцева антибиотик һәм аны куллану нечкәлекләре турында сөйләде.

* Антибиотик – бактерияләрне юкка чыгаручы яки аларның үрчүен туктатучы синтетик матдә. Иң беренче антибиотик 1928 елда уйлап табылган.

* Антибиотикларны теләсә ничек куллансаң, бактерияләр аның составындагы компонентларга ияләнә, аларга бирешми башлый. Шул рәвешле иң көчле бактерияләрне дә юк итәргә тиешле антибиотик аларга каршы тора алмый башлый, аның организмга бер файдасы да калмый.

* Антибиотик фәкать бактерияле чирләрдән генә коткара. Шуңа күрә вируслы авырулар вакытында аларның бер файдасы да юк. Исегездә калдырыгыз: антибиотиклар температураны төшерми, тамак авыртуны да басмый, борынга томау төшүдән дә коткармый. Аларны ОРВИ, грипп кебек вируслы авырулар вакытында да эчәргә ярамый. Антибиотик коронавирусны да дәваламый. Болар барысы да – вируслы авырулар.

* Антиботикларны, гадәттә, биш көн дәвамында эчәргә кирәк. Чирнең катлаулыгына карап, табиб аны бер-ике атна дәвамында эчәргә дә кушарга мөмкин. Әмма күпләр өченче көнгә инде үзен яхшы хис итә башлый һәм антибиотиклар эчүне туктата. Бу – зур хата. Болай эшләгәндә бактерияләр аңа бирешмәскә әйләнәчәк. Шуңа күрә антибиотикларны ничә көн эчәргә кушылган булса, шулай эшләргә кирәк. Антибиотиклар эчә башлауга хәл яхшыра башлау – аларны файдасы тия башлаган, табиб дөрес дәвалау курсы билгеләгән дигән сүз.

* Үз белдеклегең белән антибиотикның дозасын да азайтырга ярамый. Бу шулай ук бактерияләрнең антибиотикларга бирешмәвенә китерәчәк. Аларның дозасын арттырган очракта организмга тискәре йогынтысы башланырга, кеше агуланырга мөмкин.

* Антибиотикларны табиб кушкан очракта гына эчәргә кирәк. Организмның антибиотикларга сизгерлеген тикшерү өчен, алдан бәвел анализы тапшырсаң да яхшы.

* Табиб антибиотикларны көнгә ике тапкыр эчәргә кушкан икән, бу аларны иртә-кич кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Бер антибиотик эчү белән икенчесе арасында 12 сәгать вакыт узарга тиеш. Көнгә өч тапкыр эчәргә кушылган икән, димәк, аны һәр 8 сәгать саен эчәргә кирәк.

* Антибиотикларны чиста су белән эчәргә киңәш ителә. Ашар алдыннанмы, ашаганнан соңмы икәнен инструкциясеннән укырга кирәк. Антибиотиклар эчә башлагач, өч көн эчендә хәлегез яхшырмый, организмда уңай үзгәрешләр күзәтелми икән, кабат табибка мөрәҗәгать итегез.

Антибиотик турында 3 уйдырма

Уйдырма Чынбарлык
«Антибиотикны башка дарулар файда китерми башлагач, соң чиккә җиткәч кенә эчәргә кирәк. Бер яктан ярдәм итсә, икенче яктан организмны җимерә ул». Теләсә кайсы дару кебек үк антибиотикларның да тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Андый чакта аллергия чыгарга, бавыр, бөерләргә, эчәклеккә хилафлык килергә мөмкин. Әмма болар бик сирәк күзәтелә. Шуңа күрә антибиотик организмны җимерә дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.
«Антибиотикны профилактика өчен дә эчәргә була». Еш кына кеше, фәлән авыру килеп чыкмасын, аны кисәтәм, дип антибиотик эчә дә, күп тә үтми, шуның белән үк авырый да башлый. Моңа гаҗәпләнәсе юк: антибиотикны сау-сәламәт килеш эчкән очракта ул иммунитетны җимерә, организм теләсә кайсы чиргә бирешүчәнгә әйләнә. Дөрес, бу очракта берничә искәрмә бар. Гаиләдә бер кешедә сифилис, гонорея яки туберкулез табылса, табиб башка гаилә әгъзаларына, бу чирләрне кисәтү өчен, антибиотик эчәргә кушачак.
«Укол рәвешендә кабул ителгән антибиотик күпкә файдалырак һәм нәтиҗәлерәк». Укол аша организм антибиотикның – 90, төймә рәвешендә эчкәндә 60 процентын үзләштерә. Әмма соңгысы куллану өчен күпкә уңайлы һәм куркынычсызрак. Ник дигәндә, укол ярдәмендә антибиотик кадаганда, бердән, чит кеше ярдәме кирәк. Бу – өстәмә мәшәкать. Икенчедән, энә аша организмга инфекция дә эләгергә мөмкин.

 

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама