Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Хыялы – табиб булу

Мәдинә Морзаханова химиядән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды

Мәдинә Морзаханова – фотосурәте “Хезмәткә – дан” Мактау тактасында урын алган Мөслим кызы. “Мөслим кызы. Мөслим егете” муниципаль проекты нигезендә уздырылучы бәйгедә җиңү яулап, 2023 елда – “Мөслим кызы”, узган уку елы йомгаклары буенча “Ел укучысы” титулларына ия булды.

Үтә дә тыйнак, һәр сүзен үлчәп, әкрен генә ипле итеп сөйләшүче бу кыз быел Мөслим лицеен тәмамлады, белем нәтиҗәләре буенча аерым үрнәктәге аттестатка һәм алтын медальгә лаек булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, район мәгарифе тарихында химия фәненнән 100 баллык күрсәткеч биргән дүртенче укучы ул.

Газета укучыларыбыз Мәдинәне татар теленнән, рус һәм татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры, татар теленнән халыкара олимпиада призеры, химия буенча районкүләм олимпиада җиңүчесе, “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры буларак та бик яхшы беләләр. Олимпиадаларда район данын республика күләмендә ул 2018 елда, ягъни 4 сыйныфта укыганда ук яклый башлый һәм татар теленнән призлы урын яулый. Соңгы дүрт елда татар теле буенча олимпиада призерлары сафыннан  төшкәне булмады аның.

Шулай да иң яраткан предметы дип Мәдинә химияне атый. Фән белән кызыксынып китүе район олимпиадасына әзерләнә башлагач барлыкка килгән. Укытучысы Раушания Хафаева 8-11 сыйныф укучыларының барысын бергә җыеп олимпиада биремнәре эшләтә башлый. Шул көннән фәнгә аерым мәхәббәт уяна. Химия серләре кызга берсе артыннан берсе җиңел генә ачыла башлый.

Бу урында остазның нинди роль уйнавына тагын бер кат игътибар юнәлтәсе килә. Раушания Мөхәмәтовна – зур тәҗрибәсе булган, бик күп олимпиада җиңүчеләре әзерләгән укытучы. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә аның үз алымнары бар.

– Укытучы контроль эшләрдә дә миңа таләпне югары куйды. Бер төгәлсезлекне дә игътибарсыз калдырмады, һәрнәрсәне төптән аңлатып калырга тырышты остазым. Раушания Мөхәмәтовна дәресләрне кызыклы итеп, тормыштан мисаллар белән баетып алып бара белә. Шул ук вакытта бик таләпчән дә. Ул мәсьәлә чишүнең 2-3 төрле ысулын бирә. Шулар арасыннан мин үземә ошаган юл белән эшләргә күнектем, – ди Мәдинә.

9 сыйныфтан соң бирелә торган сайлап алу имтиханнары өчен химия һәм биологияне сайлый Мәдинә. Димәк, шул вакытта ук укуын нинди юнәлештә дәвам итәчәген белгән кыз. “Һөнәр сайлауда әти-әниең юнәлеш бирдеме?” дигән соравыма: “Юк, һөнәрне үзем сайладым”, – диде ул. Мәдинәнең хыялы – табиб булу. Химиядән бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен шул елны ук эшләп карый башлый. Ә бит, бер карасаң, фәнне әле тагын ике ел өйрәнәсе бар. 10 сыйныфта укыганда, олимпиада биремнәре буенча махсус шөгыльләнә алар. Укытучысыннан өстәмә дәресләр ала. Теориядән бигрәк, мәсьәләләр чишү аеруча ошый кызга.

Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирү өчен Мәдинә нәрсә эшләгән соң? Уңышның иң зур сере – мотивация булудадыр. Медицина буенча югары уку йортына кереп белем алу өчен, имтиханнарны югары балларга тапшырырга кирәк. Шуның өстенә, алтын я көмеш медаль ияләренә абитуриентлар рейтингында югарырак баскычларга урнашу өчен тагын баллар өстәлә. Шулай булгач, мәктәпне медальгә тәмамлау да Мәдинә өчен зур максат булган. Мотивация үзе генә әллә ни уңыш китермәс иде. Алтын медаль алу өчен, 10-11 сыйныфларда барлык предметлар буенча йомгаклау билгеләренең бары тик “биш”ле булырга тиешлеген исәпкә алсак, алдына максат куйган кызның үҗәтлегенә, үздисциплинасына, тырышлыгына сокланмыйча булмый. Имтиханга әзерләнгәндә, Мәдинә интернетта бушлай дәресләр караган, җыентыклардан күпләп мәсьәләләр чишкән.

– Һәр дәрескә төпле әзерлек белән килде. Мөлаем, бик йомшак күңелле булса да, ныклы характерлы, үз сүзен әйтә белә. Иптәшләренә һәрвакыт ярдәмгә әзер. Күп укый. Ягымлы, ныклы ихтыяр көченә ия булган укучыма уңышлар телим, – ди Мәдинәнең укытучысы Раушания Хафаева.

Белем алу – бернәрсә, шул ук вакытта сәламәтлегең, рухи дөньяң турында да онытмаска кирәк. Бу яктан да Мәдинә күпләргә үрнәк. Дәресләргә әзерләнүдән тыш, буш вакыты булу белән БДИ биремнәре эшләргә күнексә дә, гаиләсе белән саф һавада йөрергә, туганнар, дуслар белән аралашырга, тәмле ризыклар пешерергә, энесе белән сеңлесенә ярдәм итәргә дә вакыт таба ул.

Чулпан һәм Рамил Морзахановлар гаиләсендә матур традицияләр формалашкан. Алар гаиләре белән сәяхәт итәргә, урманда йөрергә, бәйрәмнәрне, туган көннәрне күпсанлы туганнарны бергә җыеп үткәрергә яраталар. Районыбызның барлык авылларында булып, якын-тирә районнарны да йөреп чыкканнар. Мәскәүгә сәяхәтләр вакытында юлда очраган авылларда халыкның ничек яшәве белән кызыксынганнар.

Моннан тыш Мәдинә физик сәламәтлеген даими кайгыртырга өйрәнеп үскән. Зур физик активлыкка өстенлек бирмәсә дә, өстәл теннисы уйнауны, җәяү яки велосипедта йөрүне гадәт итеп алган. Мәктәпнең баскетбол командасы составында бик теләп ярышларда катнашкан. Аның бүләкләр коллекциясендә ГТОның да алтын билгесе бар.

Мәдинә тәмле ризыклар пешерергә дә ярата.

– Тәм-том әзерләү процессы аеруча кызыклы. Иртән ашау төшке ашка кадәр җитәрлек энергия бирә, ә аны матур итеп әзерләү кәефне күтәрә. Иртән ашамыйча килеп, көне буена юньләп ризык капмыйча укырга килгән кызларга шаккатам. Мин ризыкны аз калорияле итәргә тырышам, майда бик кыздырмыйм, рационга төрле салатлар кертергә тырышам, – ди ул, дөрес туклану ярдәмендә 10 килограммнан артык авырлыктан котылу сере белән бүлешеп. Гомумән, дөрес туклану, һәр көнне иртән 10 минут физзарядка ясау, кичке якта урамда һава сулап керү яисә ведлосипедта йөреп кайтуны яшәү рәвеше итеп алган Мәдинә.

Хәзерге вакытта шәхси үсешне интернет аша чагылдыру популярлашты. Кешеләр танышларының тормышындагы үзгәрешләрне телефоннан күзәтергә ярата. Бу исә уй-фикерләре, борчу-шатлыклары, ачыш-табышлары белән уртаклашырга яраткан кешеләрнең блог алып баруына китерде. Чынлыкта исә киләчәген кайгырткан теләсә кайсы һөнәр иясе өчен блог шәхси бренд ясау өчен менә дигән мөмкинлек булып чыкты. Мәдинә дә бу юнәлештә үзен сынап карарга булган: популяр мессенджерда үз блогын булдырган. Ул анда уйланулары, кечкенә ачышлары белән уртаклаша, пешергән ризыкларын күрсәтә, интернет кулланучыларга файдалы контент тәкъдим итә. Каналының даими укучылары 400дән арткан.

Бүгенге көндә зур старт алдыннан булган күңел киеренкелеге ял белән алышынган. Мәдинә медицина университетына документларын тапшырып кайткан да, рәхәт, шул вакытта көтү халәтендә генә була торган дулкында яши.

Фото – М.Морзаханованың шәхси архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев