Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Хөкүмәт ярдәм иткәндә эшләргә була

Рафил Шакиров биш ел терлекчелек белән шөгыльләнә

Баек – фермерлык хәрәкәте беренчеләрдән булып башланып киткән җирлек. Күпчелек авылларда колхоз-совхозлар таралып, халык билгесезлек алдында калганда, Баек авыл җирлегендә дистәләгән кеше үз эшен башлап җибәрде. Дусай егете Рафил Шакиров – шундыйларның берсе.

Рафил башта абыйсы белән бергә эшли. Тора-бара үз эшен ачу теләге туа һәм ул, авылдашларының пай җирләрен алып, игенчелек белән шөгыльләнә башлый.

– 2010 еллар иде ул. Авылдашларга фермер буларак эш башларга теләгем барлыгын әйттем, пай җирләрен арендага бирергә тәкъдим иттем, – ди Рафил Шакиров. – Туганнар, дуслар – 60тан күбрәк авылдашыбыз пай җирләрен арендага бирде. Бүгенге көндә 410 гектар мәйданда эшлибез. Шуның 110 гектарында – күпьеллык үлән, калган өлешендә арпа-бодай үстерәбез.

Бүген Рафил Шакиров – үз эшчәнлеген уңышлы алып баручы, аякларында ныклап басып торучы фермер. 2018 елда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән “Эш башлаучы фермер” бәйгесендә катнашып, грант алу бәхетенә ирешкән. Грантның гомуми суммасы – 4 млн 500 меңгә якын.

– Әлеге грант эшебезне яңача дәвам итәргә мөмкинлек бирде, – ди фермер. – Трактор һәм үгезләр сатып алып, терлекчелек юнәлешендә эшли башладык. Сәфәр авылындагы иске бинаны алып, шунда ферма төзедек. Бүген 80нән артык терлегебез бар, шуларның 60тан күбрәге – таналар, калганнары – бозаулар.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев