Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

«Хезмәтем күңелгә рәхәтлек бирә»

9 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.

Ринат Гыйльмуллинда җир эшенә мәхәббәт кечкенәдән үк уяна. Сыйныфташлары “Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга?” дип баш ватканда, Ринат үзенең авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлисен тәгаен күз алдына китерә. 
Ринат Гыйльмуллин – Иске Сәет авылы егете. Тат.Бүләр урта мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына агроном белгечлегенә укырга керә.
– Сайлаган һөнәрем буенча өч ел укыдым да, беренче чыныгуны Алабуганың “Гари” ярдәмче хуҗалыгында үттем. Дүрт айдан соң армия сафларына киттем. Төньяк Осетиядә ике ел хезмәт итеп кайттым. Армиядән соң туган авылымда калдым – “Уңыш” колхозына агроном булып эшкә урнаштым. Авылны ташлап, шәһәргә чыгып китү теләге булмады. Агроном булып 23нче елымны эшлим. Колхозыбыз төрле исемнәрдә йөрсә дә, хезмәтем үзгәрмәде. “Вамин” инвесторлары белән дә эшләдек, хуҗалык “Сөт иле”, “Просто молоко” “Органик-групп” төркемнәре булып та оешты. Төрле дәверне кичердек. Чагыштырып шуны әйтә алам, “Август-Мөслим” агрофирмасында эшләү киләчәккә ышаныч бирә, – ди Ринат абый.
Тормыш иптәше итеп райондашыбыз Бүләк авылы кызын сайлый. Лилия апа белән алар ике ул үстерә. Балалары да әтиләре юлын сайлар, ахыры. Өлкәне Айнур Мөслим политехника техникумында механизатор һөнәрен үзләштерә. Төпчекләре Айзат – алтынчы сыйныф укучысы. Теләге – авыл хуҗалыгы өлкәсенә яңа алымнар кертү.
– Ринат кебек белгечләр булганда, авыл хуҗалыгының киләчәге бар. Бөтен оештыру эшен – язгы чәчү, урып-җыю компанияләре, эш барган участокта хезмәт процессын контрольдә тоту, басуларда төрле чирләр һәм корткыч бөҗәкләргә каршы чаралар күрү, мониторинг үткәрү, агрегатларга бөртекләрнең килүен контрольдә тоту – боларның барысы да безнең агроном җаваплылыгында. Язгы чәчү чорында агрономнарның утырып ашарга да вакытлары булмады. Ренат механизаторлар, ярдәмче егетләр белән бергәләп үзе дә җиң сызганып чәчкечен дә көйли, басуларның торышына да алар белән бергә күзәтү ясый. Безнең агрофирмада мул уңыш өчен һәркем тырыша, – ди “Август” агрофирмасы җитәкчесе Азат Нәҗметдинов.
Җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә Ринат Гыйльмуллинны башкаларга үрнәк итеп куя. Тыйнак елмаюлы Ринат абый “Күңелгә яткан һөнәр генә рәхәтлек бирә” дигән фикердә. Агрономның елның уңышлы килүенә ничек сөенүен әйтеп тору кирәкме икән?! Язның үзенчәлекле килүен дә, быел рекордлы икмәк җыеп алуны да, игенче өчен урып-җыю сезонының уңышлы булуын да аерым билгеләп үтте Ринат Гыйльмуллин.
– Өлкәннәр кабатларга яраткан “Язның бер көне ел туйдыра” дигән мәкаль колакта чыңлап тора. Җир эшенә яшьләрнең дә тартылуы, игенче, механизатор, агроном белгечлеген сайлап, шушы юнәлештә белем алып, җирлегебездәге хуҗалыкларга эшкә кайтучыларның күп булуы сөендерә. Авылларыбыз эшче куллар, Җир-ананы яраткан егет-кызларның яратуы бәрабәренә яши бит! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйганнарны хөрмәтләү – шушы өлкәдә хезмәт куючыларның эшенә зур бәя, – ди райондашыбыз.
Авыл халкы елның-елында терлекчелек һәм игенчелек продукциясенә зур өмет баглап яши. Ризыкның ничек итеп өстәлгә килеп җитүен белү өчен шушы сферада эшләү генә аз, сайлаган һөнәреңә бөтен күңел җылыңны салу да кирәк. Ринат абый нәкъ шундый кеше. Шулай булмаса, ике дистә елдан артык бер тармакта эшли алмас иде. Ринат абый үрнәгендә авылның бик күп егетләре авыл хуҗалыгы һөнәрләренә тартылган. Балаларында да үз һөнәренә хөрмәт уяткан ул!

Фото - Р. Гыйльмуллинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев