“Хатын-кыз бәхете – гаилә бөтенлегендә!”
Иренең сөеклесе, балаларының кадерле әнисе, оныкларының яраткан әбисе, туганнарының терәге, дусларының эчкерсез ярдәмчесе булып яшәү – Кадрия апаның тормыш максаты.
Һәрбер уңышлы ир-ат артында хатын-кыз тора, дигән әйтем бар. Бу сүзләр райондашыбыз Кадрия Исламовага да кагыла.
Бал корты
Хатын-кыз буларак, Кадрия апа соклану уята: җитәкче хатыны, үзе дә “Агромастер” компаниясе эшләрендә актив катнаша, уңган хуҗабикә, әни һәм әби.
– Хатын-кыз бал корты кебек булырга тиеш. Җитез булмасаң, дөнья бармый. Мин бер урында тик утыра торган кеше түгел. Беренче чиратта хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, – ди Кадрия апа. – Кешеләрне шатландырырга, ярдәм итәргә яратам. Бу минем канда ахры. Көнем файдага узса, рәхәт булып китә. Вакытны дөрес бүлергә, юк-барга әрәм итмәскә тырышам. Ходай сәламәтлектән аермасын, исән-сау булганда барысына да җитешергә була.
Игелек – тормыш девизы
Кадрия апаны райондашларыбыз бик яхшы белә. Җирлектә үткәрелгән бер генә хәйрия чарасыннан да читтә калмый ул. Тормыш иптәше Илгиз абый белән, мохтаҗларга ярдәм итеп, йөрәкләрендәге җылылыкны башкалар белән дә бүлешеп яшиләр. “Мәктәпкә барырга ярдәм ит”, “Без – бергә!” хәйрия марафоннарында катнашалар, ел дәвамында адреслы ярдәм дә күрсәтәләр. Мохтаҗларны сөендерү, кемгәдер ярдәм кулы сузу – Исламовларның матур традициясе.
– Игелек төшенчәсе Кадриямнең күңелендә аерым урын алып тора. Бөтен игелекле гамәлләрем артында хәләлем тора. Ул: “Теге кешегә ярдәм кирәк, бу кешегә ярдәм итик әле!” – дип, гел әйтеп килә. Мәктәп елларыннан ук бергә булгач, Кадриямә өйләнгәндә үк аның миһербанлы, ярдәмчел һәм нечкә күңелле икәнен белә идем, – ди Илгиз абый.
Хатын-кызга уңышка ирешү өчен дөньяга һәм кешеләргә уңай карашта булырга кирәк, дигән фикердә Кадрия апа. Кешеләрдә бары яхшы сыйфатлар гына күрә белгәнгәме, башкарган эшләренең башкаларга да файда китерүен тели ул.
Рухи мирас
Гореф-гадәтләр буыннан- буынга кучеп килгән. Исламовлар гаиләсендә дә әби-бабайлардан калган рухи мирасны саклап яшиләр.
– Балаларыбызга кечкенәдән үк дөрес тәрбия бирергә тырыштык. Олыны – олы, кечене кече итеп караган кеше генә бу тормышта үз гамәлләренә дөрес бәя бирә ала. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән әйтем бик ошый миңа. Дөрес сүзләр бит! Гаилә шәҗәрәсен белү һәм аны дәвам итү өстендә эшлибез, – ди Кадрия апа.
Исламовлар гаиләсендә бик матур бер традиция бар. Ел саен апрель аенда алар, бөтен туган-тумачаны туган нигезгә чакырып, зурлап коръән ашы уздыралар. Яңа ел бәйрәмен дә Исламовлар һәрвакыт бергә каршы ала.
– Яңа ел ул – гаилә бәйрәме. Бәйрәмне ничек үткәрәсең, алдагы ел да шулай үтә, диләр бит. Бу бәйрәм безне тагын да якынайта, берләштерә, гаиләбезне ныгыта. Шушы һәм башка бәйрәмнәрдә бүләк бирешү – безнең гаиләдә шулай ук матур гадәтләрнең берсе, – ди Илгиз абый.
Әби-бабайлы балалар – бәхетле оныклар
–Буыннан-буынга килгән тәрбиядер инде, туган җиргә мәхәббәт, туган нигезне саклау, хезмәттән – тәм, тормыштан ямь табып яшәү, кешелекнең иң асыл сыйфатларына ия булу – гаиләбезнең девизы. Аллага шөкер, безнең балалар әби-бабай тәрбиясен күреп, аларның назларын тоеп үстеләр. Әби-бабай куенында үскән балалар бик бәхетле, дип уйлыйм. Алар оныкларын без белеп, аңлап җиткермәгән бик күп нәрсәләргә өйрәтәләр, – ди Кадрия апа. – Әби- бабайлар тормышның асылын аңларга ярдәм итә. Салиха әни белән Гөлсинә әни икесе дә – уңган-булган, тырыш, тормыш сөюче хатын-кызлар иде. Оныклары өчен өзелеп, җан атып тодылар. Әбиләре балаларыбызны өй эшләренә өйрәтсә, Зәкиҗан бабалары туган җиргә мәхәббәт тәрбияләде. Алар аны, яратып, “бабыкай” дип йөртә иде. Бабыкайлары белән әллә кайларга чыгып китә торган иделәр. Печәнен дә чаптылар, җыеп алып та кайттылар. Басу-кырлар буйлап печәнлекләрдә йөргәннәрен бүген дә сагынып сөйлиләр. Хезмәттән тәм табып, тормышның матурлыгын күреп яшәргә өйрәткәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтлемен.
Легендар кешенең оныклары булу – бик азларга тигән бәхет. Өлкәннәрнең үгет-нәсыйхәтләрен, дөрес киңәшләрен Исламовларның балалары тормыш дәресе итеп алганнар. Бүген уллары Ислам әтисе Илгиз Зәкиевич янәшәсендә, аның кул астында эшли. Исламның зирәк киңәшләре, алдан күреп эш итә белүе компаниянең уңышлы эшләвенә дә йогынты ясый. Кызлары Лилия Яр Чаллы шәһәрендә матурлык салоны тота.
Әни генә түгел, әби дә!
Кадрия апа үзен бик бәхетле итеп тоя. Янәшәсендә – яраткан тормыш иптәше, сау-сәламәт балалары бар. Яшьлек матурлыгын югалтмаган райондашыбыз ике оныкның әбисе дә әле!
– Икеләтә әби мин хәзер. Моннан да зуррак бәхет бармы икән?! “Татлыдан татлы, баллыдан баллы” дигән сүз оныкларга кагыла икән. Бүгенге әбиләр картая белми, алар барысына да җитешәләр. Сер түгел, элекке ак яулыклы әбиләр белән чагыштырганда, аларга авыррак та әле. Эшен дә алып барырга кирәк, оныклар белән дә мәш киләләр, өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшләргә дә җитешергә кирәк. Замана балалары тәпи китү белән төрле түгәрәкләргә йөри башлый. Укырга-язарга өйрәтәсе, өс-башларын әледән-әле яңартып торасы, бакчага, мәктәпкә әле тегесе, әле монысы кирәк... Бүгенге әбиләргә медаль бирерлек! – ди Кадрия апа.
Әйе, хатын-кызның бәхете – гаилә бөтенлегендә. Әни кеше баласына биргән тәрбия җимешләрен өлкән яшьтә татый. Юкка гына балаларны тормыш көзгесе белән чагыштырмаганнар. Кадрия апа да оныкларында үз уй- фикерләренең чагылышын күрә.
– Бүгенге хатын-кыз ир-ат белән беррәттән югары дәрәҗәләр яулый, биеклекләр ала. Хатын- кыз дөнья куа, балалар бер читтәрәк кала төсле. Гаилә бәхетенең хатын-кыз кулында булуын онытмасак иде. Хатын-кыз янәшәсендә көчле калканы, аны саклаучысы, яклаучысы, тормыш юлыннан бергә атлаучы тормыш иптәше булганда гына бәхетле була ала, – ди Кадрия Исламова.
Аңлашу бәхеткә илтә
Районда билгеле шәхеснең хатыны булу авырмы? Кадрия апа да башка бик күп хатын-кызлар кебек көндәлек эш- мәшәкатьләр белән мәшгуль.
– Тормышта нәрсәгәдер булса ирешергә теләсәң, алга куйган максатларыңнан тайпылырга ярамый. Муллык, бәрәкәт һәрвакыт тырышлык, тынгысыз хезмәт белән бәяләнә. Иң мөһиме – гаиләдә аңлашу булырга тиеш. Бер кеше дә идеаль була алмый. Кимчелекләр һәрберебездә дә бар. Яшәү дәверендә тормыш иптәшеңнең җитешмәгән якларын да кабул итеп, уңай якларын күреп яшәргә кирәк. Ялгышларны кичерә белү дә кирәк. Бәхетле булу өчен бу да бик мөһим, – ди Кадрия апа.
Хатын-кыз бәхете ирне ир итә белүдә, әтинең балалар алдында дәрәҗәсен күрсәтү һәм зурлауда. Исламовлар гаиләсендә ир белән хатын бер җан, бер тән булып яшәгәч, эшләре дә, тормышлары да алга бара. Дөньяда кемгәдер кирәк булып яшәвеңне тою җанга рәхәтлек бирә.
Мөслимем – җылы бишегем
Кадрия апа бармаган, күрмәгән илләр калмагандыр инде. Ләкин кайсы гына илгә барса да, Мөслимне сагынып кайта ул. “Мөслимне, аның табигатен бернәрсәгә дә алыштырмас идем. Туган җиргә җитми! Вакыт булган саен көч алыр өчен урманга барабыз. Нарат Асты урманында йөрергә яратам. Елның кайсы гына фасылы булмасын, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Яңа елны да урманда каршы алган булды. Табигатьнең матурлыгын тоеп яшәү – үзе бәхет ул!” – ди Кадрия апа.
Лилия Шәймиева.
Фото – К. Исламованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев