Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Туксанда да ут кебек

Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз. Бу сүзләр Мәгъфүрҗан абыйга кагыла.

Октябрь авылында гомер итүче Мәгъфүрҗан Ханнановка 90 яшьне һич биреп булмый! Танылган балта остасы да, төзүче дә ул. Авылдашлары, якын-тирә авылларда гомер итүчеләр Мәгъфүрҗан абый куллары белән салынган йортларда әле дә бәхетле гомер кичерәләр.

– “Коридорлары” белән бергә 7 класс тәмамлагач, колхозга эшкә урнаштым. Тырма ясау белән башлаган идем, арбага кадәр барып җиттем. Әткәй балта остасы иде, агач эшенә осталык шуннан киләдер. Колхоз рәисе: ”Менә бу бәләкәй егетне өлкәннәр янына билгелик әле,” – диде. Шулай итеп, 13-14 яшемдә осталар бригадасы белән түбә яптым, авылдагы клубны яңартып эшләдек. 1952 елда армия сафларына алындым. Дүрт ел Ерак Көнчыгышта – Хәрби диңгез флотында хезмәт иттем, – дип искә ала Мәгъфүрҗан абый.

Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткач, егетебез янәдән колхозга эшкә керә. Чая, баскан җиреннән ут чәчрәтеп торган егеткә авылның бөтен кызы гашыйк була. Сабантуйга бераз акча юнәтергә дип, Мәгъфүрҗан Пермь якларына юл тота. Ике-өч айга дип кенә киткән сәфәр 12 елга сузыла!

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев