Туган телгә җан өрәсе иде...
Якташыбыз, язучы Факил Сафинга 2 гыйнварда 70 яшь тула.
Безнең арабызда күренекле шәхес яши. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г.Исхакый, А.Алиш, А.Грибоедов, Ш.Маннур, И.Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара дипломнар иясе, күренекле әдип Факил Сафин ул.
Үзенә тапшырылган һәр эшкә гаҗәп дәрәҗәдә җаваплы, җитди итеп карый ул, эшкә алына икән, аны ахырынача башкарып чыкмыйча туктамый, һәр эшне нәтиҗәле итеп, элгәрләр әйткәнчә, коеп куя.
Айдар Хәлимнән берничә тапкыр ишеткәнем бар: “Факил тотынса, эшли инде ул!” Гаять тәнкыйди зәвыклы әдиптән тагын кемнәр шундый бәя алды микән?! Һәр эшен үзе өчен түгел, башкаларга игелекле булсын дип, тирәнтен уйлап, матур итеп башкара Факил абый.
Холкына килсәк, барыбызның күз алдында, бернинди ясалмалылык юк, бер карасаң – җитди, бер карасаң – шаян, хәтта шук та сыман, җор телле. Юкка-барга тавыш күтәреп, кабарынып йөрүне җене сөйми. Гомер буе катлаулы һәм җаваплы вазыйфалар башкарган каләмдәшем бер генә эшне дә авырыксынып эшләмәде, һәрчак көләч, һәркемгә дустанә, кирәк чакта ярдәм кулы суза, аның игелеген күрмәгән каләм әһелләре сирәктер. Кайберәүләр кебек ялган вәгъдәләр биреп, кеше ышандырып йөрми, кемнең кем икәнен бер караштан тоеп ала, шарлатан, көнчел, хөсет бәндәләргә кырыс, андыйларны “үз урынына утыртырга” да күп сорамый. Күңеле бар дөньяга ачык, һәр көннән ямь табып яши, эшли, иҗат итә. Хатынына бер дигән ир, балаларына кайгыртучан әти, оныкларының яраткан “бабаем”нары.
Факил Сафин 1954нче елның 2 гыйнварында Әмәкәй авылында туа. Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган егет хезмәт юлын колхозда механизатор булып башлый. Хәрби хезмәттән кайтканнан соң, совхозда комсомол оешмасы секретаре, данлыклы Иске Карамалы мәдәният йорты директоры булып эшләп, җитәкче буларак тәүге чыныгулар ала. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Бик яшьли аны мәктәп директоры итеп билгелиләр.
1984 елдан Яр Чаллы каласында яши. Башта КамАЗның автомобильләр җыю заводында эшче, бригадир, мастер, соңрак участок башлыгы вазыйфаларын башкара. Баш конвейерда эшләүнең нәрсә икәнен яхшы беләм, Факил Сафин белән шушы цехта эшләгәндә юлларыбыз кисеште. Эш барсын, эшчеләр сине санласын, үзара аңлашу булсын дисәң, мастерга тиендәй бөтерелергә, бер минут тынгылык белмәскә, һәр нәрсәне истә тотарга, әйткән сүзеңә хуҗа була белергә, эшче халкына вәгъдә бирәсең икән, үтәми калмаска тиешсең, кирәк чакта хезмәткәрләреңне күкрәк киереп якларга да туры килә.
Автомобиль җыюның технологик процессын биш бармагың кебек белү мәҗбүри (техник яктан наданнарны эшчеләр әллә нинди “кызык” хәлләргә төшерәләр). Эшчеләр коллективында абруй шулай яулана. Ә Факил абыйны эшчеләр хөрмәт итәләр, чын күңелдән ышаналар иде. Эш дәверендә ул заводның мактау тактасына кертелә, I класслы мастер, ул җитәкләгән коллектив 1988 елда СССР автомобиль промышленносте җиңүчесе дип табыла.
Кайда гына эшләсә дә ул булдыклы команда туплый белү сәләтенә ия, ни генә эшләсә дә аның авызыннан “мин эшләдем” дигәнне ишеткәнем юк. Ул һәр нәрсәне төптән уйлый, максатны куя һәм аңа ирешүнең оптималь юлларын таба, кыскача әйткәндә, нык куллы оештыручы. Аның башлангычы белән, аның җитәкчелегендә нинди генә чаралар оештырылмый да нинди генә проектлар тормышка ашырылмый! Эш үткәч, һаваланып йөрүнең эзе дә юк, бары, канәгатьләнеп, “без эшләдек” ди ул, киң елмаеп. Яшермим, Факил абыйның идеясе, булышлыгы, теләктәшләге белән башкарылган күп эшләрне кайберәүләр, күз дә йоммыйча, “мин эшләдем” дияргә яраталар. Остазның аның ишеләргә исе китми, билгеле, үзенә бу хакта әйтүчеләр булса, моңа да җавабы әзер: “Әйдә, сөенеп йөрсеннәр, бәлки, чыннан да зур эшләргә тәүге баскычтыр бу канатланулары”, – дип куя. Тагын бер гаҗәеп сыйфаты бар аның – гомер юлында кайберәүләрдән үзенә карата шактый “этлекләр” күрде, шул ук кешеләргә Факил абый бүген дә күпме игелекләр эшли. “Андыйларны кызганам, аларның зур проблемалары бит бу, күңелләре зәгыйфь булганлыктан эшләнгән хикмәтләре”, – дию белән чикләнә. Үчләшүне белми торган, киң күңелле кеше ул.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев