Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Төзелеш барда тормыш бар!

Тормыш үз кулларың белән төзегәндә, үз тырышлыгың һәм хәләл хезмәтең белән гомер иткәндә генә кадерле

Дәверендә Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы районда барган барлык төзелеш эшләрен башкаручы оешмаларның берсе иде. Үзгәреш җилләре кагылмаса, анда эшләүчеләр бу якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үткән булырлар иде. Оешмада хезмәт куючыларның күбесе хезмәт алдынгылары һәм төрле ярышларның ударниклары булдылар. Мөслим авылында яшәүче Рәмзил Әһлиев – шуларның берсе.

Рәмзил абый – Октябрь авылыннан. Күбәк мәктәбенең 9 классында укыганда, ул классташ егетләре белән Киров исемендәге колхозда ашлык саклау склады төзүдә катнаша. Төзүче һөнәре белән кызыксыну шул вакытта башлана.

– 1968 елны, Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы мастеры Мофаздал абый чакыруы белән шатланып эшкә килдем. Төзүче һөнәре ошый иде, шуңа һич икеләнмәдем. Хезмәт юлымны төзүче ярдәмчесе булып башладым. Соңрак – төзүче, аннан төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булдым, – ди Рәмзил абый.

Ул чорда районда төзелеш эшләре гөрләп бара. Колхозларда ашлык саклау складлары, терлекчелек тораклары, мәктәпләр һәм мәдәният йортлары төзелә. Район үзәгендә дә төзелеш кайный: күпфатирлы йортлар, административ биналар сафка баса.

– Ул чорда өйгә атна азагында ялга гына кайта идек. Авылларга, колхозларга барып, шунда торып эшли идек. Районда 71 авыл бар. Без аларның һәркайсында диярлек бина, склад яисә терлек тораклары төзедек. Хуҗалыкара төзелеш оешмасында берничә кирпеч салучы, штукатур-малярлар, балта осталары һәм башка һөнәр ияләре эшли иде. Бригадаларның һәркайсында егермешәр һәм аннан да күбрәк кеше хезмәт куйды. Оешмабыз ул вакытта гөрләп торды, хезмәт хаклары да бик яхшы булды. Беренче кызыбыз туар алдыннан тормыш иптәшем Зәнфирәне хастаханәгә бәбиләргә дә илтә алмадым, чөнки объектны вакытында тапшыру өчен атналар буе эшләдек, һәр минут исәптә иде, – ди Рәмзил абый.

Армия сафларына да хуҗалыкара төзелеш оешмасыннан китә ул. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, янәдән шушы оешмага эшкә килә һәм 1994 елга кадәр – өч дистә елга якын Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында тырыш хезмәт куя. Иске Карамалы, Яңа Усы, Олы Чакмак авылларында – мәдәният йортлары, Рус Шуган, Үрәзмәт, Түбән Табын авылларында мәктәп төзүдә катнаша Рәмзил Әһлиев җитәкләгән төзүчеләр бригадасы. Район үзәгендәге балалар сәнгать мәктәбен төзүдә дә катнаша яшь төзүчеләрнең остазы булган Рәмзил Әһлиев.

– Төзүчеләр бригадасында эшли башлаганда, бригадирым Зөфәр абый Хәйретдинов иде. Ул миңа төзүче һөнәренең бар нечкәлекләрен өйрәтте. Бик яхшы, гадел, үз эшенең остасы иде мәрхүм. Ул яшьләрне әтиләрчә гадел булып эшләтә белде, ялгышларыбызны төзәтергә дә ярдәм итте. Төзүче һөнәре төгәллек, чисталык һәм матурлык ярата. Төзелеш булганда, яшәү, димәк, киләчәк бар. Бер чорда эшләгән Фәнис Махиянов, Сәмигулла Шәмсевәлиев, Газиз Миңнәхмәтовны һәм башка хезмәттәшләремне еш искә алам. Барыбыз да яшьләр идек. Бер йодрык булып, максатларга ирешү өчен бердәм булып хезмәт куйдык. Эшкә бару-кайтуларны гына да искә алып сөйләрлек. Әйткәнемчә, ул вакытта бригадаларда кеше күп, һәрберсе аерым төркем булып җыела иде, – ди Рәмзил абый.

Эшләгән чорда кечкенә буйлы, җилдәй җитез, тынгысыз Рәмзил Әһлиев югары күрсәткечләргә ирешкән. Шуңа ел саен күкрәк билгеләренә, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган. Әлеге мактау кәгазьләре бүген дә кадерле ядкәр булып саклана. Донор буларак та Рәмзил абый бик күпләргә ярдәм күрсәтә.

Рәмзил Әһлиевнең күрше кызы Зәнфирә белән кавышуына да 50 ел тулган. Өч кызга гомер бүләк итеп, бүген җиде оныкның һәм ике оныкчыкның яраткан дәү әтисе, дәү әнисе булып гомер итә алар.

– Тормыш үз кулларың белән төзегәндә, үз тырышлыгың һәм хәләл хезмәтең белән гомер иткәндә генә кадерле. Шөкер, Зәнфирә бик акыллы, сабыр, тыйнак булды. Гомер буе ышанычлы терәгем булды ул. Әнкәй белән 23 ел әни белән кыз кебек яшәделәр. Балаларыбыз һәрвакыт караулы булды, йортыбыз курчак йорты кебек балкып торды. Кайчан кайтып керсәм дә, һәрвакыт кайнар аш, якты йөз белән каршы алды. Зәнфирәм шундый булганга мин хезмәтемдә алдынгы булдым! Бүген барысыннан да канәгать булып, бәхетле картлыкта гомер итәбез, – ди Рәмзил Әһлиев.

Мөслим урамнарыннан йөргәндә, яшьлегендә төзегән биналарны, йортларны карап йөрергә ярата ул. Алар яныннан үткәндә, хезмәттәшләрен, эшләгән дәвердә булган кызыклы яки борчулы хәлләрне искә ала. Чәчләренә чал керсә дә, җитезлеген, шаянлыгын югалтмаган Рәмзил абый. Ямансу уйлар биләгәндә, Ык буена балыкка төшә, кәефе күтәренке булганда, яшьлек җырларын көйли башлый. Зәнфирәсе үстергән берсеннән-берсе матур чәчәкләр күңеленә наз һәм җылылык өсти.

Фото – Р. Әһлиевның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев