Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Татарның мәдәни коды

Халык язучысы Фоат Садриев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Район мәдәният йортында Ф. Садриевның “Туган җирең сиңа канат куйды, син данладың туган илеңне” исемле иҗат кичәсе үтте. Кичә язучының “Таң җиле” романыннан өзек белән башланды. Юкка түгел, әлеге әсәр озак еллар драматург буларак билгеле Фоат Садриевны романист буларак таныта.

Мөслимлеләр өчен дә бәйрәм

Беренче булып язучыны рай-он башлыгы Альберт Хуҗин һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәбрикләде.

– Бүген Мөслим өчен шатлыклы, олуг көн – Фоат абыебызның туган көне. Фоат абый – минем өчен беренче чиратта укытучы. Без аның белән күп сөйләшәбез, аның тормыш тәҗрибәсе зур. Ф. Садриев тирән мәгънәле киңәшләре белән ярдәм итә. Ул тормышка безнең сыман акны – ак, караны кара дип кенә карамый, ә төрле яклап бәя бирә. Туган якны яратуы белән дә үрнәк ул. Аны төрле шәһәрләргә чакырганнар, өч бүлмәле фатир да тәкъдим иткәннәр, тик ул туган җирен ташлап китмәгән. Ул – безнең арада, туган якны ярату үрнәге булып яши, – диде район башлыгы һәм юбилярга “Шифалы су” шифаханәсенә юллама һәм кышкы тәгәрмәчләр бүләк итте.

Ркаил Зәйдулла Фоат Садриевның юбилее Мөслим өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур бәйрәм булуын билгеләп үтте һәм, озын гомер, матур әсәрләре белән сөендерүен теләп, язучыга “Татар әдәбиятындагы зур казанышлары өчен” медален тапшырды.

Сәхнәгә райондашларыбыз күтәрелде.

– Без Фоат белән 55 ел элек таныштык. Ул миннән 5 яшькә зур, әмма мин аңа беркайчан да “Фоат абый” димәдем. Моның сәбәбе, бәлки, аның гадилегендә, самимилегендә дә булгандыр. Аның әсәрләрендә бүген залда утырган барлык кешеләр дә бар. Ул һәрвакыт халык арасында, халыкны тоеп, белеп яши. Шуңа да аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Аның ишеге һәркемгә ачык, – дип, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Фоат Садриевка республика ветераннар советының Мактау грамотасын тапшырды.

– Кеше бәхет төшенчәсен төрлечә аңлый, минеке күптөрле таҗлардан тора. Бәхет таҗларының берсе – республиканың талантлы, затлы, зыялы ике егете белән аралашып яшәүдә, – диде шагыйрә Лилия Яссир, Ф. Садриев белән М. Әхмәтҗановка ишарәләп. Лилия ханым әлеге ике ир-егетнең шәхси машина йөртүчесе булуын да билгеләп үтте. – Иләс-миләс булып күренсәм дә, алар миңа үз гомерләрен ышанып тапшыра. Ун елдан артык мин аларның “водителе”! – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

Район китапханәләр челтәре директоры Айсылу Мадьярова Милли китапханәнең Рәхмәт хатын тапшырды. Рәйхан Хантимеров язучының үзе ясаган портретын бүләк итте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, каләмдәшен котлап, курайда, кубызда татар көйләрен уйнады. Фоат абыйның авылдашлары да теләкләрен җиткерде, җырларын бүләк итте. Танылган җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар моңлы җырлары белән кичәгә тагын бер ямь өстәде. Азат Фоат абый шигыренә иҗат ителгән “Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар” җырын да башкарды.

85 яшь – әле картлык түгел

88 яшен тутыручы язучы Рабит Батулла шулай дип белдерде. “85 яшь ул – картлыкның яшьлеге. 90 яшь – картлыкның үсмерлеге. 100 яшь – картлыкның олпатлыгы. Картлыгыңа җиткәнче яшә!” – диде ул.

Шагыйрь Зиннур Мансуров Фоат Садриевны Ясная Полянага тугрылыклы булып калган Лев Толстой белән чагыштырды. “Авылда яшәп тә зур әдип булып калырга мөмкин. Хикмәт – талантта! Син бәйрәмеңне шундый матур биеклектә каршылыйсың. Сине, беренче чиратта, якташларың һәм бөтен дөньяга сибелгән татар халкы таный”, – диде ул.

– Фоат абый юморга бай. Халыкның хикмәтле сүзләрен ул әсәрләрендә дә куллана. Минем юбилей кичәсеннән соң Фоат абый аның ничек үтүе белән кызыксынды. “Театр тулы иде. Казанның бөтен акыллы кешесе җыелды”, – дигәч, Фоат абый: “Алай булгач, үзеңә генә кыен булган икән”, – диде. Бу хикмәтле сөйләшү аңа Туфан Миңнуллиннан йогып калгандыр, – диде язучы Марсель Галиев, каләмдәшен котлап.

Язучы Вахит Имамов юбилярны “шушы туфракта яшәп, үзе бәхетле булган һәм мөслимлеләрне дә бәхетле иткән кеше” дип атады. “Сиңа – 85, миңа 70 яшь тулды”, – дип, ул татар әдәбиятында 60 яшьтән дә яшьрәк романистлар булмавын да билгеләп үтте.

Язучы Ләбиб Лерон “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевның Мактау грамотасын тапшырды. Фоат Садриевның үз әсәрләренең томлыкларын чыгару турында хыяллануын искәртте.

Язучы Рөстәм Галиуллин 10 ел элек ике атнага Мөслимгә экспедициягә килүен искә алды. “Фоат абыйга кунакка бардым. Ул – бик затлы, итагатьле, зыялы, тыныч, тәрбияле кеше. Гадәттә, язучының холкы әсәрләрендә дә чагыла. Ә Фоат абыйның әсәрләрендә кискен вакыйгалар сурәтләнә. Шул көнне мин Фоат абыйны үземә яңача ачтым. Кич буе сөйләшеп утырып, төн уртасы җиткәч, Фоат абый мине озатырга булды. “Җәяүләп кенә үзем кайтам”, – диюемә карамастан, машинасын чыгарды. Ул чорда Мөслим урамнары бер яклы гына: кызыл кирпечтән генә тора. Фоат абый машина белән җилдертеп кайтарып куйды”, – дип шаяртты ул.
Р. Галиуллин, Татарстан китап нәшриятында Фоат Садриевның иң яхшы әсәрләрен туплаган “Кышкы яшен” китабы дөнья күрүен әйтте.

“Казан утлары” журналында исә якташыбызның “Арышларда көек исе” исемле яңа романыннан өзек чыккан.

– Фоат абый, дигән саен, абыема, әткәемә дәшкән кебек. Безнең биографияләр дә, күргән авырлыклар да бик охшаш, – дип, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова
Ф. Садриевка багышланган яңа шигырен укыды. Шәмсия апаның җырын райондашларыбыз тын да алмый тыңлады.

Шагыйрьләр Газинур Морат, Эльмира Шәрифуллина, Рафис Корбан, журналист Рәшит Минһаҗ да юбилярга изге теләкләрен җиткерде. Кунаклар Фоат абыйның тормыш иптәше Сәйденур апаны да искә алды һәм бу кичәнең аның рухына да дога булып ирешүен теләде.

Якташыбыз, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин: “85 яшь бәләкәй яшь түгел инде ул, шулай да син 100гә кадәр тартырга тырыш”, – дип шаяртты. Вахит Имамовка җавап итеп, татарда Рөстәм Галиуллин, Равил Сабыр, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Айдар Нуриев кебек роман язарга өлгереп җиткән яшь язучылар булуын билгеләп үтте. Берлекнең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр “Татнефть” шифаханәләренең берсендә ял итү өчен юллама бүләк итте.

Театр белән хезмәттәшлек

Иҗат кичәсе Фоат Садриевның әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды. Рузәл Минһаҗев “Авылдан хатлар” әсәреннән өзек укыды. Мөслим халык театры “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясеннән өзек күрсәтеп, тамашачыларны көлдерде. Әлмәт дәүләт драма театры “Син – сандугач, мин – каен” мелодрамасыннан өзек тәкъдим итте.

– Мөслимдә спектакль куйгач, кунакханәдә йоклаганда, мичне иртә томалау сәбәпле, ис тигән. Иптәшләр килеп, уятып, Фоатларда лимон бар дип, шунда алып китте, – диде Әлмәт драма театрында режиссер булып эшләгән Рөстәм Абдуллаев, Фоат Садриевның лимон белән айнытуын искә алып һәм тагын бер гомер биргән өчен язучыга рәхмәт әйтте. – Шулай башланды безнең дуслык. Ул яза, мин куярга алынам. Төннәр буе утырып, кайбер әсәрләр берничә вариантта языла иде. Әстерхан малае мин, русча укыдым. Ленинградта белем алдым. Татар телен һәм әдәбиятын аңларга Фоаттан өйрәндем. Моның өчен дә мин сиңа бурычлы!

1976 елда Әлмәт драма театрында Ф. Садриевның беренче әсәре сәхнәләштерелә. Язучы Әлмәт театры өчен 13 сәхнә әсәре яза! Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева мәдәни кодның Фоат абыйда, аның әсәрләрендә булуын билгеләп үтте һәм татар кинематографистларының Ф. Садриев иҗаты белән танышып, фильмнар чыгаруы турында хыяллануын әйтте.

Гади һәм таләпчән әти

Кичәгә Азнакай районында яшәүче мөслимлеләр, үзләре әйткәндәй, “Мөслим мафиясе” дә килгән иде. Фоат абыйның авылдашы, күршесе булып торган Зенфира Мөхәммәдьярова Фоат Садриевның аны прәннектән ясалган имезлек ашатып үстерүен искә алды. Үзе дә 4 яшьлек сабый гына булган Фоат абый, кызыгып, имезлекне башта үзе суырып карый икән, аннан Зенфирага бирә. “Сиңа заказ: прәннек ашый-ашый күршеләр, авылдашлар турында роман яз,” – дип, Зенфира ханым бер кәрҗин прәннек бүләк итте. “Һәр җинаять өчен түләргә туры килә”, – дип, Фоат абый, шаяртып, һәрвакыттагыча, фәлсәфи нәтиҗә ясады.

Фоат абыйның балалары, туганнары да теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. Балалар алар өчен әтиләренең үрнәк булуын, аның белән горурлануларын билгеләп үтте.

– Әти – бик гади кеше, әмма өйдә ул бик таләпчән. Шуның өчен без аңа бик рәхмәтле! Әни белән алар безгә тел-теш тидермичә, кул күтәрмичә, ярату, җылылык белән бик матур тәрбия бирделәр. Бергә бакчада эшләдек, хезмәт тәрбиясе алдык, – диде Фоат абыйның кызы Ландыш. – Һәр сәләтле ир-ат артында зирәк акыллы хатын-кыз тора. Әни дә шундый иде. Ул әтигә терәк, ярдәмче, аның һәр әсәренә беренче булып бәя бирүче булды. Әтинең күтәрелүендә әнинең өлеше дә зур.

– Әтинең әсәрләре бик халыкчан, юморга бай һәм шул ук вакытта бик тәрбияви дә. Ул һәрвакыт кешенең яхшы сыйфатларын, вөҗданны, намусны өстен куйды, дөреслек, гаделлек өчен җан атып яшәде һәм хәзер дә шулай. Яшәү принциплары, тормыш позициясе белән ул һәрвакыт үрнәк булды, – диде Ф. Садриевның улы Булат.

Фоат абый мәдәни кодның бик зур мәгънәгә ия булуын һәм адәм балаларының һәркайсының шушы кодны язуын, шуңа өлеш кертүен билгеләп үтте. Иҗат кичәсендә катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткереп, “90 яшьтә дә очрашырга язсын!” – диде язучы. Шулай булсын, Фоат абый, исән генә булыгыз!

Римма Афзалова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев