Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Сагынуга дәва юк икән

Исән булса, шагыйрь Зөлфәткә (Дөлфәт Маликов) 3 гыйнварда 77 яшь тулган булыр иде.

Ахыры.

Ялгышуларым. Миңа әти белән бер бинада, хәтта бер катта, күрше генә редакцияләрдә эшләргә насыйп булды. Сагынам ул елларны. Тугызынчы катыбыз гөрләп тора иде. Йә “Һаман яратам”, “Кичер!”, “Ашкын, кешем!” җырлары яңгырый (әтинең бүлмәсендә радио бар – яраткан җырлары тапшырылса, ул аның тавышын көчәйтебрәк куя), йә “Сагынуга дәва юк икән” җыры җаннарны актара: “Бүләр болыннары, Сәет урманнары...” бөтен коридорга яңгырый да туган ягына – Мөслим тугайларына ук алып китә (минем менә Мөслимгә кайта алганым юк һаман, бик күрәсем килә Зөлфәтнең яшьлеген саклаган Бүләр, Сәетләрне!..), йә “О-о, дускай...” дип, әтинең дусларын каршылавы ишетелә... Тугызынчы кат гөр килә. Күңелле... Сер түгел: иҗатташ дуслар җыелган җирдә “кызганрак” чаклары да булгандыр. Баштарак бик уңайсызлана идем. Бер бүлмәдә утырган рәссам Светлана Ибраһимова минем кыенсынып, оялып утырганны сизеп, сәбәбен белгәч, бер генә җөмлә әйтте, һәм ул җөмлә минем өчен дә, башкаларның имеш-мимешләренә дә җавап булырлык бик әйбәт аксиома булып калды: “Лариса, таланту прощается все!”

* * *

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Бу гаиләдә тормышка карашымны үзгәртерлек “гыйбарәләргә” өйрәндем. Берсе: бу тормышта үлемнән кала барысын да үзгәртеп була. Килеп туган хәлне үзгәртә алмасаң, һичьюгы бу хәлгә карата карашыңны үзгәрт. Маликовлар гаиләсендә истәлекләр бик күп. Җыелышкач, бик күңелле итеп сөйлиләр. Шуларның берсен искә төшереп үтим, әтинең дусты Мөдәррис Әгъләмгә дә дога булып барсын.

Мөдәрриснең Зөлфәт һәм Фирая белән “Яшь ленинчы” газетасында эшләгән чоры. Баш мөхәррирләре Роза ханым Туфитуллова Мөдәррис Әгъләмовны Мәскәүгә командировкага җибәрмәкче. Мөдәрриснең ялгыз яшәгән чагы, аны Мәскәүгә әзерләп җибәрү Фираяга йөкләнә.

– Мөдәррис, мин сиңа булышырмын, әлбәттә, тик син ял көне түгел, шимбә кил, яме. Якшәмбедә пионерлагерьга балалар янына барасым бар, – дип үтенә Фирая.

Көтелгән шимбә үтеп китә, Мөдәррис юк та юк. Ял көнне Фирая, сумкаларын төяп, ишек бусагасын атлап чыкканда ялт итеп Мөдәррис пәйда була. Һәм аны Мәскәүгә әзерләү миссиясе шулай итеп Зөлфәткә тапшырыла. Фирая-әни лагерьдан әйләнеп кайтканда, “Татарстан” поездының кузгалып китәренә нибары ике-өч сәгать вакыт калып бара... һәм ни күрсен Фираябыз! Лоджияда Мөдәррис белән Зөлфәт, сыра эчеп, бәхәс куертып утыралар, бау тулы Мөдәррис абыйның кибәргә эленгән күлмәкләре, ә кер юу машинасында пиджагы әле әйләнеп кенә ята...

Бу урында үземне күз алдыма китерәм. Мин нишләр идем? Беренче чиратта, миндә чарасызлыктан паника яки истерика башланыр иде: “Бу ирләргә эш кушарга ярыймы соң?!” Ә Фирая белән Зөлфәт очрагында куркыныч берни дә булмаган – өйдә кием бетмәгән бит!.. Шулай итеп, кайдан нәрсә табып, Мөдәррис абыйны киендереп, юлына азык-төлек тутырып, Мәскәүгә озаталар.

* * *

Зөлфәт-абый. Тугыз балалы гаиләдә үскән Зөлфәт туганнары өчен абый була белде. Үзләренчә яратып, “абыкай” дип йөртәләр иде аны. Беренче чыккан китабының гонорары да авыр хәлдә калган сеңлесенә җибәрелә. Хәер, абыкайлары белән җиңгәчәйләрендә аларны һәрвакыт якты йөз, тәмле сүз, кайнар аш белән каршы алуларын бөтен туганнары белә иде инде.

Ә хәзер бу гаиләнең иң четерекле чорына күчәсем килә. Әти арабыздан китте... Йөрәктә бер зур әрнү калды, һәм бер сүз һаман баш миен бораулый: “Өлгермәдек, өлгермәдек, өлгермәдек...” Тиешле кадер- хөрмәт күрсәтергә өлгермәдек... Үзе белән тагын да күбрәк аралашырга, үсеп килүче вак балаларыбызны аралаштырырга өлгермәдек... Хәтта бергә фотога төшәргә...

Әти үлгәч, әни шашу дәрәҗәсендә... Бер ел узды – һаман шул ук халәт. Ел ярым... Ничек кенә тынычландырсак та, булышырга теләсәк тә, барысы да комга сипкән су кебек сеңеп бара... Язмыш гомер көзләренә кереп баручы ике ялгыз кешене очраштырмаса, бу хәл күпме дәвам итәр иде – билгесез. Без – балалар язмышка бик рәхмәтле. Фирая-әнинең бу адымын аңламаучылар да байтак, ә без – аның якыннары бүгенге көндә әнинең Шаһинур абый (эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин) белән бергә булуына сөенәбез.

Казакъстаннан – Халисә, Мөслимнән Назилә сеңелләре Казанга килгәч, барча туганнар җыелып, абыкайлары янына зиратка бардылар. Кайтышлый Шаһинур абый белән әни аларны үзләренә кунакка алды. Табын әзер. Кунаклар да килеп җитте... Ләкин өйгә кермичә, аста – подъезд төбендә басып торалар. Авыр аларга... Шул мәлдә ничек борчылганыбызны белсәгез икән... Киләбез дә тәрәзәгә капланабыз... Рәхмәт, ситуацияне кабул итүләрен күрсәтеп, бусагадан атлап керделәр. Һәм бу өйдә чынлап та Зөлфәт рухы яшәвен күреп (китап киштәләрендәге фотоларда – абыкайлары, өстәвенә, шигырьләре яңгырап тора), алар канәгать һәм риза булып китте...

* * *

Ә бер көнне редакциябездә телефон шалтырады. Саимә апа Ибраһимова (әти-әни белән “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә озак еллар бергә эшләгән язучы, тәрҗемәче. 2020 елда арабыдан китте. – Л.М.) икән. Мин трубканы алуга бик сөенде:

– Лариса, нәкъ син кирәк идең миңа. Әле генә радиодан “Һаман яратам” җырын тапшырдылар. Мин елыйм... Фирая бит...

Сүзнең кай якка борыласын чамалап, аңлатырга ашыгам:

– Саимә апа, Шаһинур абый белән әни бер- берсенә терәк булыр өчен бергә алар. Ул өйдә дүрт кеше яши – Шаһинур абыйның мәрхүмә хатыны Дамирә апа белән Зөлфәт-әти дә шунда... Аларның фотолары, икесен дә кайта-кайта искә алулар...

– Булды-булды, Лариса... Аңладым. Мин тагын елыйм...

P. S. Күңелем түрендә булган Зөлфәт- әти белән бәйле тормыш мизгелләрен сөйләвемнең максаты – бөек шагыйрь Зөлфәтне кеше, әти, бабай, абый буларак ачу иде. Бушанып калдым. Күңелдә – көчле яңгырдан соң була торган сафлык, рәхәт тынлык.

Лариса Маликова.

Фото – Лариса Маликованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев