Паша Ангелина дәвамчысы
Түбән Табын авыл җирлегендә 50 ел яшәп, минем аны хатын-кыз киеменнән йөргәнен күргәнем булмады, диярлек.
Җәйләрен ирләр күлмәгеннән, шаровар яки юка чалбардан, кышларын калын курткадан, калын чалбардан булыр. Башында кепка яки бүрек, аягында ирләр ботинкасы я галуш кидерелгән киез итек... Сөйләшүе дә, йөреше дә ирләрчә. Беренче тапкыр күргәндә, мин аны егет кеше дип уйлаган идем. Исеме Мәрьям икәнен белгәч, беркавым аптырап тордым әле. Бала-чага да аны Мәрьям абый дип йөртә икән... Алга таба сүзем әнә шундый үзенчәлекле кеше, элеккеге Мулланур Вахитов исемендәге колхозның алдынгы механизаторы, 28 ел тракторчы булып эшләгән Миңлемәрьям Шәкертҗанова турында булыр.
Кечкенәдән малайлар белән уйнап үсә ул. Мәктәптә ат караучы, мәктәпнең барлык хуҗалык эшләрен башкаручы әтисе Зәки абзыйның уң кулы була. Хатын-кыз эшенә караганда, ир-ат эшен яратып башкара. Әтисе бүрәнәнең бер башыннан тотса, Мәрьям икенче башыннан күтәрә. Утынын да кисә, яра да. Хәтта өй бураганда да читтә калмый. 1963 елда Түбән Табын сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, фермага эшкә килә. Җиде-сигез елга якын терлекчелек тармагында хезмәт куя. Балачактан ук тракторда эшләргә хыяллана ул.
– Трактор җене кагылган иде миңа. Техника янында еш чуалуымны күргән, тракторчы булырга хыялланганымны белгән авылдаш механизатор абыйлар мине трактор йөртү серләренә төшендерде. Алга таба әйбәт кенә йөртергә, хәтта тракторның ватылган җирләрен төзәтергә дә өйрәндем, – ди Мәрьям.
1971 елда аңа, эшләп кара, дип “ДТ-75” тракторын бирәләр. Кая кушсалар, шунда эшли ул. Бераздан “Беларусь” тракторын ышанып тапшыралар. 17 ел буе җәен терлекләргә азык әзерләүдә, кышын басудан фермага салам, печән ташуда эшли. Алга таба басуга кыр эшләренә чыга. Син хатын-кыз, дип тормыйлар, ерак юлларга да җибәрәләр аны. Әлбәттә ялгызын гына түгел. Бер елны кыш буе Әнвәр абый Әхмәтвәлиев белән Азнакайдан фураж ташыйлар.
– Бергә эшләгән, бергә юл йөргән абзыйлар да мине үзләре белән тиң күрделәр, үз ишләре итепме, күбрәк ир-ат итеп карадылар миңа. Ичмасам, берәрсе начар мөнәсәбәт белдерсә, кулын уйнатса, – ди ул.
Уйнатып кына кара! Мәрьямнең йодрыклары үз-үзен генә якларлык!
– Бервакыт, кыш көне, Заһит Гыймранов белән икебезне Бөгелмәгә кукуруз комбайны алып кайтырга җибәрделәр. Минем “Беларусь” белән бардык. Кайтканда, юлда ватылып калдык. Юеш кар ява, өс-баш чыланып бетте. Туңып, катып беттек. Үзебезнең хәл турында хәбәр итәргә җай юк. Кәрәзле телефоннар заманымени? Ярый, колхоз шоферы Фаяз абый Мәрдәнов очрады. Ул ниндидер телефоннан колхоз идарәсенә шалтыратып, безнең турыда хәбәр иткән. Энем килеп җитте. Кайткач, аяктагы итегемне ярып кына алдылар, аяк күбенеп, бозланып каткан иде, – ди ул чакларны искә алып Мәрьям.
Йөрәккә уелып калган тагын бер хәл. Язга таба, бер-бер артлы дүрт трактор Ык аръягыннан печән төяп кайта. Өч трактор боз өстеннән икенче як ярга әйбәт кенә чыгып җитә. Иң соңыннан Мәрьям тракторы боз өстенә керә. Чыгып җитәргә аз гына ара калганда, боз ватылып, трактор суга төшә. Билдән салкын су эчендә калган Мәрьям һаман үзе турында уйламый. Өстендәге фуфайкасын салып ташлый да, куллары белән кармаланып, арбаның штырын тартып ала...
– Өйгә кайтып кергәндә бөтен җирдән су ага иде. Шул арада, минем хәлне ишетеп, авылдаш бер апа килеп җитте. Мине чишендереп, бөтен тәнемне аракы белән ышкыды, кайнар чәй эчереп төреп яткырды. Ходайның рәхмәте, әлеге хәлдән соң чирләмәдем. Чыныккан булганмындыр инде, – ди ул.
Монысы инде соңрак булган хәл. 1992 елны таудан фермага салам менгергәндә, тракторы сүнә. Мәрьям кабинадан төшеп, арбаны ычкындырганда, трактор белән арба арасында кысылып, сул кулының ике бармагы шартлап өзелә. Бу хәлдән соң тракторда эшли алырмын микән дип кайгыра. Әмма кулындагы яралар төзәлүгә кабат руль артына утыра ул.
Тракторда эшләгән елларын, авыр хезмәт булса да, сагынып искә ала Мәрьям. 25 ир-ат арасында бердәнбер хатын-кыз тракторчы була ул. Бергә эшләүче механизаторлар аңа һәрвакыт ярдәм кулы суза. Тәгәрмәч яки запас частьләр алыштырганда, ремонт вакытларында теләп ярдәм итәләр, авыр тимерләрне күтәртмиләр.
1981 елда партия сафларына кабул ителә. Колхоз, хезмәтен бәяләп, берничә Мактау грамотасы бирә, санаторийга юллама белән бүләкли. 1976 елда ВЛКСМ ҮКның “Молодой гвардеец пятилетки” дигән бронза күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Иң истә калырлык вакыйга 1986 елда була. Татарстаннан берүзе СССР авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган тантаналы чарага – Мәскәүгә бара. СССР да хатын-кызлардан торган беренче тракторчылар бригадасын төзеп (1933 ел) дан алган атаклы тракторчы, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, өч Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, Сталин премиясе лауреаты, СССР Югары Советы депутаты Паша Ангелинаны (1913-1959) искә алу, аның эшен дәвам итүчеләрне зурлау, хөрмәтләү чарасы була ул. Илнең төрле почмакларыннан җыелган хезмәттәшләре белән очрашып, тәҗрибә уртаклашып, башкалада, аның истәлекле урыннарында, ВДНХда экскусияләрдә булып, дөнья күреп кайта Мәрьям.
– Бик әйбәт шартларда яшәдек. Шул кадәр кадер-хөрмәт күрсәттеләр! – дип искә ала ул чакларны. – Барысы да минем кебек ирләрчә киенгән кыска чәчле хатыннар. Түшләре тулы орден, медаль. Алтын йолдыз такканнары да берничә иде. “Нишләп син орден-медальләреңне такмадың?” – диләр миңа. “Юк бит алар минем”, – дим. “Не может быть!” – диләр, гаҗәпләнеп. Кулларына күзем төште. Чип-чиста куллар. Минем кулга трактор мае сеңгән, юып-юып та бетә торган түгел! Берничәсе белән аралашырга туры килде. “Без әзер, кабызылган тракторга кереп утырабыз. Эш беткәч, паркка кайтарып куябыз. Тракторны ремонтлау, икенче көнгә эшкә әзерләп чыгару – механиклар эше,” – диләр. Болар да эшлибез диләр инде, дип кайттым.
Тантанага чакырылган һәр тракторчыга Паша Ангелина исемендәге приз – фарфордан эшләнгән кубок-ваза һәм исемле “МТЗ-80” тракторы тапшырыла, Сочига ике кешелек путевка да бирәләр. Тракторны июнь аенда китереп, Мәрьямнең ишегалдына кертеп, бөтен документларын кулына тоттыралар.
– Менә, апа, бу – синең тракторың. Синең исемгә кайткан. Куанычын күр, – ди тракторны китерүче.
Авыл кешесе бик беркатлы бит ул. Документларын тотып колхоз идарәсенә бара ул. Тракторны, шулай тиеш булганмы, әйбәтләп кенә колхоз балансына утыртып куялар!
Әлеге тракторда лаеклы ялга чыкканчы – 1997 елга кадәр эшли. (Механизатор хатын-кызларга пенсиягә чыгу 50 яшьтән билгеләнгән була ул вакытта). Әмма, пенсиягә чыккач та, 2005 елга кадәр эшләвен дәвам итә әле ул. Үзеннән соң тракторда энесенең ике улы эшләп ала. Алардан соң да бу техникада берничә кеше эшли әле. Бүгенге көндә тракторының кайда, кемдә икәнен дә белми Мәрьям.
Мәрьям бөтен тормышын хезмәткә, якыннарына багышлый. Әнисе белән бергә яши, аны тәрбияләп соңгы юлга озата. Заманында ихатасында мал-туарын да асрый, бакча тутырып бәрәңгесен дә утырта. Хәзер инде аяк-куллар да сызлый, кан басымы да җәфалый, колак та юньләп ишетми.
– Караучымнан уңдым, – ди ул үзенә ярдәм күрсәтүче социаль хезмәткәр Хәлимә Салихова турында. – Ул булмаса, әллә кайчан беткән идем, ярый ул бар.
Мин Мәрьямне Хезмәт ветераныдыр, пенсияне дә ару гына ала торгандыр дип йөри идем. “Әйе, бирделәр! Алам менә!..” – диде ул ачу белән. 1990 еллар уртасыннан бугай, Мәскәүдән килгән бүләкләрең яки мактаулы исемең булмаса, “Хезмәт ветераны” исемен бирүне туктаттылар бит. Мәрьямгә Мәскәү бүләкләре белән бергә Рәхмәт хаты яки Мактау грамотасы да тапшырылган булырга тиеш, минем уйлавымча. Яшь вакытта пенсиягә чыгар кебек тимисең, ул кәгазьнең кирәге булмас кебек. Мәрьям дә, грамота алганын да, кая куйганын да хәтерләми хәзер.
– Бала-чага уйнап, югалтты микән? Гел игътибар ителмәгән, – ди. –16 яшемнән алып пенсиягә чыкканчы авыр эштә эшләгән кеше бит мин! Гомерем буе шушы җирлектән чыкканым, озын берлек эзләп йөргәнем булмады. Нужәли, “Хезмәт ветераны” исеме алырлык та эш күрсәтмәгәнмен инде?! Кайчакта шуңа кимсенәм, үртәләм, – ди күз яшьләре белән.
Гомере буе ир-ат арасында эшләп, авыр хезмәт башкарса да, ул барыбер хатын-кыз булып калды. Ир-ат арасында эшлим, дип начар гадәтләргә дә өйрәнмәде. Азып-тузып йөрмәде, яманаты чыкмады. Күңеле нечкә, ярдәмчел, аралашучан. Мәчеттә уздырылган дин сабакларына йөрде, чакырсалар, Корьән ашларын калдырмый. Борын салындырып, язмышка үпкәләп яшәми. Маладис егет ул безнең Мәрьям!
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева? Тегермәнлек авылы.
Хәлимә Салихова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев