Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Ел геройлары

Кемнәр ул ел геройлары? Тимерхан һәм Әлфинә Асылгәрәевләр 62 ел бер түбә астында, бер сүздә булып яшиләр.

Тимерхан һәм Әлфинә Асылгәрәевләр гаилә көнендә “Мәхәббәт hәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Үрнәк гаиләнең сере нәрсәдә? Җиде дистә елга якын бер сүздә булып яшәү җиңелме?
Алар бүген дә парлы сукмаклардан җитәкләшеп атлыйлар. Гомер көзләренә бергә кергән өлкәннәрдән самимилек бөркелә.
Яңа Карамалы авылында гомер итүче Әлфинә һәм Тимерхан Асылгәрәевләрнең гаиләсе мәхәббәткә һәм хөрмәткә корылган. 62 ел дәвамында узган парлы һәм матур тормышта алар 4 балага гомер биреп, бүгенге көндә 8 онык, 6 оныкчыкның кадерле әби-бабасы булып яшиләр. Бер-берсенә булган ихтирам, сөю хисе күпме еллар үтсә дә югалмаган. Бүген дә берсен берсе кадерләп, кайгыртып кына яши алар.
– Безнең арада гомер-гомергә ышану һәм хөрмәт яшәде. Аллаһы биргән санаулы елларны үпкәләшеп, бер-береңә ачу саклап үткәрү дөрес түгел. Тимерхан – җир кешесе. Чәчүен дә чәчте, җирен дә эшкәртте. Беренче кояш нурлары белән эшкә чыгып киткән әтиләренең тезләрендә иркәләнеп үсмәсәләр дә, балалар хезмәт төбендә хөрмәт ятканын аңлап үстеләр. Шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы, иманлы булдылар. Бу – әти-әни өчен иң зур сөенеч, – ди Әлфинә Асылгәрәева.
Гаилә башлыгы Тимерхан абый мәктәптә укыганда ук колхозда хезмәт куя. Юкка гына 14 яшендә Куйбышев исемендәге колхозның тай көтүен ышанып тапшырмыйлар үзенә. Холкы һәм эшкә мөнәсәбәте белән авылдашларының хөрмәтен яулаган үсмер бер эштә дә сынатмый. Соңыннан шушы хуҗалыкта комбайнчы, тракторчы, аннары 9 ел колхоз бригадиры булып эшли. Лаеклы ялга ул колхоз заправкасыннан чыга.
– Кайвакыт балалар: ”Әти, сезнең әни белән ачуланышканыгыз бармы?” – дип сорап куя. Тату тормышны без ямьсез сүзләр белән бозып яшәмәдек. Күршедә генә яшәде Әлфинәм. Аның уңган-булган икәнен балачактан күреп үстем. Бер-беребезгә кечкенәдән үк гашыйк идек без. Кул эшләренең матурлыгына туганнар, күршеләр сокланып туя алмады. Бирнәгә алып килгән бәйләнгән челтәрләре, урын-җир япмаларының һәр бизәге зәвыклы иде. Бүген дә фоамираннан чәчәкләр ясый, җептән гөлләр бәйли иптәшем, – ди Тимерхан абый.
Әлфинә апа 38 ел фермада сыер савучы булып хезмәт куя. Һәрвакыт хезмәт алдынгысы булган кыз эшкә җаваплы каравы, тырышлыгы белән аерылып тора. 
Олы яшьтә булуларына карамастан, Асылгәрәевләр актив тормыш рәвеше алып бара. Тимерхан абый озак еллар умартачылык белән шөгыльләнә. Бу һөнәр аңа бабасы Шәйхелзаманнан күчкән. Әтисе яу кырында ятып калгач, әнисе белән малайны бабасы үз тәрбиясенә ала. 
– Биш кызы булган бабама мин кадерле малай-онык булдым. Багана умарталар тота иде ул, эш тәртибен тәмләп өйрәтте. Элеккеге чорларда умарта тоткан кеше бай санала иде, тамагыбыз һәрвакыт тук булды, – ди Тимерхан абый.
Балачак хатирәләрен бергә яңарта Асылгәрәевләр. Гомер йомгагының җиденче дистәсен кулга-кул тотынып үтәләр. Тату гаиләнең серен бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүдә, кирәк вакытта дәшми калуда күрәләр алар.


Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев