Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Мөслимнең тыйнак улы

Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка 75 яшь тула

Тормыш юлымда бик күп кешеләр белән аралашырга туры килде. Шушы аралашулар тормыш тәҗрибәсе бирделәр, кешеләрне танып-белергә өйрәттеләр. Күпләр күңел түрендә зур хөрмәт хисләре белән урын алдылар. Аларның кайсылары белән кайчан һәм кайда очрашсаң да, кәеф күтәрелә, көнең бәйрәм төсен ала. Бүген шуларның берсе турында язарга булдым. Моның өчен күркәм сәбәп тә бар.

Мөҗәһит Әхмәтҗановка 15 декабрьдә 75 яшь тула. Аны районда, хәтта республикада белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гомере буе туган җирендә, халык арасында яшәде, тырыш хезмәт куйды, күпкырлы иҗаты белән милләтебезгә хезмәт итте! Уйлап карасаң, шаккатарлык бит: гап-гади авыл малае, башка гаиләләрдән әллә ни аерылмаган колхоз бухгалтеры Мирзаһит абый белән терлекче Җүәйрә апа гаиләсендә туып-үсеп, татар телендә белем алган егет, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз дигән әйтемне җитди аңлап, нинди генә һөнәрләр үзләштермәгән! Кемнән генә сорасаң да, Мөслим егете Рафил Хаков әйткәнчә, Мөҗәһит абый – Мөслимнең иң-иң мәдәният һәм сәнгать кешесе!

Мөҗәһит Әхмәтҗанов 1950нче елның 15 декабрендә Мөслим районының Түреш авылында туган. Башлангыч белемне – туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алган. 1968-1973 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Мәктәптә укыганда ук баянда, курайда уйнарга өйрәнгән Мөҗәһит университетның данлыклы татар хорына йөри. Хор коллективының Ленинградта узган концертында, баянда уйнап, хәзер инде Россиянең атказанган артистлары исемен йөртүче Зилә Сөнгатуллинага “Тәфтиләү”не, Альберт Әсәдуллинга “Әллүки”не җырлата. Үзе курайда уйный. Уку елларында Казан консерваториясе студентлары белән дә аралаша, аларга курайда уйнау серләрен аңлата. Иске татар язуын камил дәрәҗәдә өйрәнә, нәсел шәҗәрәсен төзеп күрсәтә. Аның бу һөнәрләре тормышында бүгенге көндә дә кулланыла.

Университетны тәмамлагач, 1973-1975 елларда, Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьта взвод командиры булып хезмәт итә. Шул елларда фото һәм видеога төшерү нечкәлекләрен өйрәнә.

Хәрби хезмәт бурычын үтәгәч, ул районга кайта. Читкә китү башына килеп тә карамаган запастагы өлкән лейтенантны Үрәзмәт урта мәктәбенә директор урынбасары итеп билгелиләр. Үзен сәләтле оештыручы, күпкырлы талант иясе итеп күрсәткән Мөҗәһит Заһит улын озак та үтми ВЛКСМ райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Комсомол комитетында үз эшен башкару белән беррәттән спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Район мәдәният йорты каршында оештырылган “Мөслим тугайлары” фольклор ансамблендә курай, сорнай, тальян, таш сыбызгы кебек сирәк уен коралларында уйный.

1982 елда Мөҗәһит Әхмәтҗановны, ике сменада укытуга карамастан, укучылар белән шыплап тулган, җитмәсә капиталь ремонт таләп итүче, район үзәгендәге бердәнбер мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Мәктәптә балаларны татар телендә укытуга, класс сәгатьләрен, сыйныфтан тыш тәрбия чараларын татарча үткәрүгә зур игътибар бирә. М. Әхмәтҗанов үзе татар теле укыткан классларда, түгәрәкләрдә балаларга иске татар язуын өйрәтә, аларны иҗатка тарта. Укучылар өчен “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы”, “Күңел нуры” исемле уку әсбаплары бастырып тарата.

1986 елда, бер ел эчендә Мөслимдә яңа мәктәп, аның янында теплица, газ белән ягыла торган котельный төзелә. Бу төзелешләргә, аның янында үрнәк тәҗрибә участогы булдыруга директорның бик күп көче, вакыты сарыф ителә. Мәктәпне газ ягып җылытуга лимитны ул Мәскәүдән ала. Хәзерге вакытта бу котельный үзәктәге мәгариф учреждениеләрен генә түгел, ә административ биналарны, бик күп социаль һәм мәдәни объектларны да җылылык белән тәэмин итә.

Яңа мәктәп төзелүгә сәбәп булган бер вакыйганы сөенеп тә, хәзер инде көлеп тә искә ала Мөҗәһит Заһит улы. 1984 елның җәендә районда мәгарифкә багышланган республика семинары үткәрүгә әзерлек барган көннәрдә, эш барышы белән танышырга Татарстан өлкә комитетының идеология секретаре Рәис Беляев килә. Семинар маршрутындагы мәктәп белән танышкач, хезмәт дәресләре үткәрелүче бинага да сугыла. Ә анда хатын-кыз укытучылар стена агарталар. Алар белән иркенләп, рәхәтләнеп сөйләшә өлкә секретаре. Үзе белән дә таныштыра, ул күпбалалы укытучы гаиләсендә үскән икән. Китәр алдыннан мәктәпкә озак кына читтән карап тора һәм канәгатьсезлеген белдерә. Озак та үтми, райкомның беренче секретаре Рәис Хабибуллин, шалтыратып, трубканы Р. Беляевка бирә. Ул: “Иптәш директор, укытучыларыгызга җиткерегез: икенче елга яңа мәктәптә укытачаксыз”, – ди һәм сүзендә тора: Мөслим 624 урынга исәпләнгән мәктәпле була.

Районның иң зур укучылар һәм укытучылар коллективы белән җитәкчелек итү, яңа мәктәп төзелеше мәшәкатьләре Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗат итү өчен көчен дә, вакытын да калдырмый. Аллаһ Тәгалә биргән талантын эшкә җигеп, иҗат белән дә шөгыльләнергә кирәклеген аңлаган директор 1995 елның җәендә бу вазыйфадан азат итүне сорап гариза язарга карар кыла. 90нчы елларда район мәгариф бүлеге мөдире булган мәкалә авторы аның гаризасын канәгатьләндерергә мәҗбүр була. М. Әхмәтҗанов Мөслим урта мәктәбендтә татар теле һәм әдәбияты укытуын лаеклы ялга киткәнче дәвам итә. Аның укучылары арасында Айдар Сәлимгәрәев, Лилия Сөнгатуллина, Лилия Шәймиева, Айсылу Акмалова һәм башка күренекле каләм ияләре бар.

Үз фәнен яратып, төптән белеп, аны укучыларына да тирәнтен бирә белгән, һәр дәресне могҗизаларга бай, тәрбияви, тормышчан итеп үткәргән укытучыны укучылар да, ата-аналар да яратты, хөрмәт итте. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстанның атказанган укытучысы” мактаулы исемнәре бирелде. 2007 елда ул “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелде.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов – 1995 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби бүләкләр иясе. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үткәргән “Ел китабы” конкурсларында М. Әхмәтҗановның “Очты-очты”, “Акыллыга сүз әйттем”, “Баллы җәй” китаплары җиңүче дип табылды. Китаплары республикада үткәрелүче “Подарок для детей” бәйгесендә өч тапкыр һәм “Көрәшәләр малайлар”, “Электричество – друг” әдәби бәйгеләрендә җиңүче булды.

Мөҗәһит Әхмәтҗановка 2010 елда районның социаль-мәдәни үсешенә, республикада һәм аннан читтәге төбәкләрдә районны танытуга керткән хезмәтләре өчен “Мөслим районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Ул – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медале иясе. 2022 елда аңа, күпкырлы иҗатын бәяләп, “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов бүген дә актив тормыш белән яши. Ул нинди генә юнәлешләрдә иҗат итми!

Районда андый кеше юк дисәм, арттыру булмас. Гомумән, Татарстанда туган якны өйрәнүгә, туплаган материалларын китаплар итеп чыгаруга алынган кеше тагын бар микән?! 2018 елда аның – “Данлы Дусай”, “Мөслим безнең йөрәкләрдә”, 2020 елда “Авылдашлар” исемле китаплары дөнья күрде. “Күбәгем – туган төбәгем”, “Түрешем”, “Мөслим җәүһәрләре”, “Сүнмәс дәрт”, “Сандугач оям минем”, “Кыңгыраулы мәктәп еллары”, “Тугрылык”, “Сәнгатьтә сыналабыз” һәм башка китаплары да туган як тарихына һәм аның кешеләренә багышлана. Әдәби китаплары да табадан төшә тора. 2017 елда – “Тапкырлар тапмый калмас”, 2022 елда – “Куаныч”, 2023 елда “Яратырга тудым” китаплары дөнья күрде.

Шушы урында икенче бер талант иясе, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев язмасын китерү Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗатына бәя буларак кабул ителер, дип уйлыйм. “Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу – укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәрбиясендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрь, чын укытучы булган кеше генә күрсәтеп бирә ала. Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар”, – ди ул.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 5 декабрь саныннан укыгыз. 

Фото – Мөҗәһит Әхмәтҗановның гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев