Ел герое
Ел геройлары кемнәр алар? Мөслимнән Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты
Еллар үткәч тә бер-берсенә булган мәхәббәт, хөрмәт хисләрен саклап яшәүче, бер-берсен сүзсез дә аңлап, шушы байлыкны балаларына, онык-оныкчыкларына тапшыручы парлар күп түгел. Мөслим авылында гомер итүче Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар шундыйларның берсе.
Карамалы – Каенсаз арасы,
Ерак түгел барасы...
Рушат – Яңа Карамалы авылы егете, ә Минҗиһан – Каенсаз кызы. Районның ике башында яшәсәләр дә, язмыш аларны очраштырырга барыбер җай таба. Минҗиһан Хаҗәр исемле дус кызы белән “ПМК-5” оешмасында эшли, ялларны Яңа Карамалыда я Каенсазда үткәрә кызлар. Күбрәк Яңа Карамалыга кайталар, чөнки Хаҗәрне авылда егете көтә. Кызлар бергә клубка чыга, кыш җитсә – чаңгыда шуалар. Рушат белән Минҗиһан арасында мәхәббәт хисләре шунда уяна.
– Авылда кунак кызларын көтеп ала идек. Яшьлек бит, аралашабыз, шаярабыз, көлешәбез, кунак кызларына үзебезне дә, авылыбызны да күрсәтәсе килә. Классташым, туганым Хаҗәр белән бер кыз кайта башлады. Үзебез дә сизмәстән гел бергә җыелабыз, буш вакытны гел бергә үткәрәбез. Минҗиһанның тыйнаклыгы, сабырлыгы үзенә җәлеп итте, – дип искә ала Рушат абый.
– Рушат йомшак телле, хатын-кызга ихтирамлы иде. Иң мөһиме – эчми, тартмый. Мин аның шушы сыйфатларына игътибар иттем, – ди Минҗиһан ханым, тыйнаклык саклап.
Күпмедер очрашып йөреп, гаилә кору турында уйлана башлагач, Минҗиһан шәһәргә китә. Үз сүзен сүз итә торган Рушат югалып калмый: кызның кая киткәнлеген белеп, аны телефоннан сөйләшергә чакыра. Минҗиһан белән Рушат очрашуларын дәвам итә. 1980 елда яшьләр гаилә кора.
– 8 август көнне өйләнештек. Туйга кадәр тоташ өч тәүлек яңгыр яуды. Юл юк, урамнар пычрак, машина үтә алмый. Иртәгә туй дигән көнне кич яңгыр туктады, җирләр кипте. Килен төшкән көн матур, кояшлы иде, – ди Рушат Солтанов.
Шәһәрне яратмадык
Шәһәрдә эшләгән җиреннән авылга кайта Минҗиһан һәм Иске Карамалыдагы “ПМК-13” оешмасының төзелеш бригадасына штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Башта Яңа Карамалыга кайтып йөрсәләр, бераздан яшь гаиләгә ике бүлмәле фатир бирәләр.
– Мин – заводта, ә Рушат авылда укытучы булып эшләде. “Мин шәһәрдә калам, син дә шәһәргә кил” дип әйтергә уйламадым. Үзем дә авылны бик сагына идем, шуңа авылга кайтуыма бик сөендем, – ди Минҗиһан ханым.
Озак та үтми Рушат Солтановка Октябрь мәктәбенә директор булып барырга тәкъдим итәләр. Октябрь авылында мәктәп фатирын төзекләндереп, булдыра алган кадәр матурлап, тормыш китабының яңа битен ачалар. Кызлары Лениза янына Румил исемле егет алып кайталар. Төгәллеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып торучы, ораторлык сәләтенә ия Рушат Солтановны район җитәкчелеге КПСС райкомының идеология бүлегенә инструктор итеп чакыра. Гаилә Мөслимгә күченә.
– Мөслимгә килү белән ике бүлмәле яңа фатир бирделәр. Мин иртәнге 5.00 сәгатьтә эшкә китәм дә кич караңгы төшмичә кайтып керә алмыйм. Балаларны тәрбияләү, бакчага йөртү, алып кайту – барысы да Минҗиһаным иңсәләренә төште, – ди Рушат Солтанов.
– Әтиләре кайтмыйча беркайчан да ашарга утырмадык. Нәрсә генә булса да: Әтиегез ни әйтер, әтиегездән сорагыз”, – дия идем. Рушат, кайчан кайтса да, һәрвакыт балаларның тәртибе, укулары белән кызыксынды. Ял туры килсә, вакытны гаилә белән бергәләп үткәрә идек, – ди Минңиһан ханым.
Аңлашып яшәү кирәк
1990 елда Рушат Солтановка мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын тәкъдим итәләр. Карусыз партия члены куркып калмый, ризалаша һәм эшкә чума. Сигез ел дәвамында шушы вазыйфаны башкара. Аннан тагын да җаваплырак вазыйфага алына: район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары булып билгеләнә.
Октябрь авылында балалар бакчасына эшкә урнашкан Минҗиһан ханым, тәрбияче һөнәренең күңеленә якын булуын аңлап, өч баласы булуга карамастан, югары белем ала. Мөслимгә килгәч, ул башта – тәрбияче, соңрак “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире булып эшли.
– Минҗиһан – миңа Ходайдан бирелгән олы бүләк, – ди Рушат абый. – Эше никадәр җаваплы булса да, беркайчан да өйдә бакчадагы проблемалар хакында сүз кузгатмады. Эштән кайткач, өйдә мин ял итә идем. Бер-беребез белән очрашуны һәрвакыт бәйрәм кебек кабул итә идек. Әткәй белән әнкәебезне бергәләп соңгы юлга озаттык. Шатлыкларны да, югалтуларны да бергә кичердек.
Бәхетле тормышта авырлык сизелми, диләр. Хак сүзләр. Минҗиһан һәм Рушат Солтановларны тыңлаганда, аларның тормышы гел сөю-сәгадәттән генә торган төсле тоела. Ир белән хатын, икесе бербөтен булып, бөтен эшне киңәшләшеп башкарган, сүзгә килмичә, бер-берсен аңлап, һәркайсының фикерен хөрмәт итеп яшәгән. Бүген күп гаиләләргә шушы сыйфатлар җитми кебек...
Гаиләнең үрнәк булуында балаларның өлеше дә бар
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен август аенда республикабызның үрнәк гаиләләрен кабул итә. Әлеге кабул итүдә быел Мөслимнән Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар гаиләсе катнашты. Очрашудан зур дулкынлану һәм соклану хисләре белән кайтты алар.
– Республиканың төрле районнарыннан җыелган үрнәк гаиләләр белән аралашу, затлы очрашу истәлекле булды. Безне мондый зур ихтирамга, олылауга лаек дип билгеләгән район җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Шул ук вакытта балаларыбызның тәрбияле, тәртипле булып, җирлегебездә тырыш хезмәт куюлары да хөрмәтләнүебезгә ярдәм итте, – ди алар.
Солтановлар дәвамчылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Балаларның һәрберсе олы тормыш юлына аяк баскан, тормышта үз юлларын табып, матур гаилә корып, туган җиребездә төрле тармакларда хезмәт куялар. Башкарган эшләре белән генә түгел, үрнәк гаилә тормышлары, әдәпле булулары белән дә игътибарга һәм ихтирамга лаек алар.
– Әти белән әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар. Без аларның бер-берсенә мөгамәләсен, ихтирамын һәм яратуын күреп үстек, – ди Румил һәм Булат. – Әти күпвакыт эштә булса да, әни гел “әтиегездән сорагыз”, “әтиегезгә әйтәм” дип әйтә иде. Балалар – әти-әнинең көзгесе, диләр бит. Үсә-үсә үзебездә әти-әнинең матур сыйфатларын булдырырга тырыштык. Әти белән әни җаваплы вазыйфалар башкарды, шуңа без аларның йөзенә кызыллык китермәскә, ялгыш адымнар ясамаска, әти-әнине борчымаска, сүз китермичә яшәргә тырыштык һәм бүген дә шулай. Әти – бик таләпчән, төгәл кеше. Ә әниебез йомшак күңелле, тыныч, сабыр булса да, кирәк вакытта әтидән ныграк орыша иде. Бүген инде дүрт оныкларын да әти-әниебез үрнәгендә тәрбияләргә омтылабыз. Әти-әниебез белән бик нык горурланабыз. Иң мөһиме: әти-әниебез исән-сау булсын, озак еллар бергә шатланып яшәргә язсын!
– Әти белән әни беркайчан да “шулай эшләгез”, “болай итегез” дип нәсихәт бирмәде. Без барысына да алардан күреп, алардан үрнәк алып өйрәндек. Әби-бабайларны тәрбияләп соңгы юлга озаттылар, ике якның да туганнарын хөрмәт итеп, олылап яшиләр. Һәр ел саен зурлап Гаилә бәйрәме үткәрү балаларга аралашып, туганлык җепләрен саклап яшәргә өнди. Тормыш иптәшем белән без дә гаиләдә әти-әниебез үрнәгендә яшәргә, аларның традицияләрен дәвам итәргә омтылабыз, – ди Лениза.
– Әни – бөтен яхшы сыйфатларны үзенә туплаган чын татар хатын-кызы. Ул лаеклы ялда булгач, күпвакыт төшке ашка төп йортка кайтабыз. Кайчан килсәк тә, әниебез табын тулы сый-нигъмәт, ачык йөз белән каршы ала. Әтиебез белән икесе дә “кызым”, “кияү” дип өзгәләнеп торалар. Гаилә традицияләрен, туганлык җепләрен саклау өчен бәйрәмнәр оештыру да – гаиләбезнең матур традициясе. Әти белән әнигә рәхмәтебез чиксез. Безне куандырып, балаларыбызга үрнәк булып, озак еллар тигез яшәргә язсын аларга, – ди кияу-киленнәр.
Бәхетле гаилә төзүнең, балалар тәрбияләүнең билгеле бер рецепты да, кагыйдәләре дә юк. Бәхетне һәркем үзе, үз куллары белән төзи. Дүрт дистә елдан артык бергә яшәүче бәхетле гаилә – Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар шушы бәхеттән башкаларга да өлеш чыгарып яши.
Фәридә Гайнетдинова
Фото - Р.Солтановларның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев