Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Корычны үз итүче Руслан

Руслан Вәлиев – “Агромастер” җитештерү компаниясендә иң мактаулы хезмәткәрләрнең берсе.

Мөслим егете Руслан Вәлиев, мәктәпне тәмамлагач, Мөслим һөнәри училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм, кайда гына эшләсә дә, сайлаган һөнәренә тугры кала. Хезмәт юлын шәхси эшмәкәрдә шофер булып башлый егет. Дистә елдан артык хезмәт куйгач, “Агромастер” җитештерү компаниясенә эшкә килә. Заказлар кимегән чорда “Исламов” фермер хуҗалыгында да хезмәт куя.

– “Агромастер” компаниясенә эшкә килүемә үкенмим. Хезмәт хакы, эш шартлары бик яхшы. Биредә хезмәт куюым белән бик горурланам. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. “Агромастер”да мин өстәмә һөнәрләр үзләштердем. Биредә хезмәт куючылар ясаган аерым детальләрдән җир эшкәртү комплекслары, тракторлар җыела. Һәрберебезнең дә үз вазыйфаларын төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаруы мөһим, – ди Руслан.

Соңгы берничә елда язгы-көзге чорда басуда да эшли Руслан. Җир эшкәртүдә, чәчүдә, ашлама кертүдә катнаша, урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утыра. 

– Югары җитештерүчәнлеккә ия заманча техникада эшләп карыйсым килде. Җитәкчелеккә рәхмәт, теләгемә каршы килмәде. Үзебездә җитештерелгән тракторда эшлим, урып-җыю вакытында “Акрос” комбайнына утырам, – ди Руслан.

Быел урып-җыю буенча Руслан Вәлиев хуҗалыкта беренчелекне алган. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев